Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәледә «Туган телдә мәктәпкәчә белем бирү программаларын гамәлгә ашыручы иң яхшы педагог» конкурсы узды

Барлык сынаулар һәм нәтиҗәләр буенча катнашучыларга Рәхмәт хатлары тапшырылды.

1 санлы Иске Чүпрәле «Кояшкай» балалар бакчасында узган республика конкурсының зона этабында Татарстан Республикасының 9 районыннан 14 мәктәпкәчә белем бирү педагогы катнашты. Бәйгедә катнашучыларны район башлыгы урынбасары Алексей Ярухин һәм район мәгариф бүлеге җитәкчесе Газинур Халиуллов сәламләделәр һәм уңышлар теләделәр.

— Һәр халыкның — үз тарихы, үз кыйбласы, үз гореф-гадәтләре, үз теле. Алар барысы миллилекне саклап калу нигезен тәшкил итә. Мондый чаралар үткәрү дә шушы кыйммәтле мирасыбызны саклауда әһәмиятле урын алып тора. Әгәр без туган телебездә сөйләшәбез икән, балаларыбызны да, оныкларыбызны да бу телдә сөйләшергә өйрәтәбез икән, безнең телебез дәвамлы булачак, беркайчан да югалмаячак. Шушы мохитны тудыру, туган телне, милли традицияләрне саклау педагогларыбызның да төп бурычы,-дип билгеләп үтте Алексей Ярухин һәм әлеге юнәлештә эшләрендә уңышлар теләде.

Конкурс берничә этаптан торды. Тәрбиячеләр балалар белән бергә педагогик чара күрсәттеләр, шулай ук иҗади презентация тәкъдим иттеләр. Чыгышларны ТР чуваш милли-мәдәни автономиясе башкарма комитеты әгъзасы Сильвия Чаркина һәм агымдагы елда «Иң яхшы туган тел һәм әдәбият педагогы» Бөтенроссия конкурсы җиңүчесе Айсылу Лотфуллина бәяләде.

Барлык сынаулар һәм нәтиҗәләр буенча катнашучыларга Рәхмәт хатлары тапшырылды. Финалга Әлки районыннан Наталия Коновалова, Чүпрәле районыннан Галина Гуряшкина һәм Нурлат шәһәреннән Людмила Данилова чыкты. 

Жюри рәисе, ТР чуваш милли-мәдәни автономиясе башкарма комитеты әгъзасы Сильвия Чаркина һәркемгә белдерде. 

— Республикабызда туган телләрне саклау һәм үстерү буенча милли рухыбызны саклау юнәлешендә төрле проектлар эшли. Әлеге конкурста шуларны күздә тота һәм әлегә ул беренче тапкыр гына үткәрелә. Конкурсның төп максаты—туган телдә мәктәпкәчә белем бирү программаларын гамәлгә ашыручы педагогларның иҗади һәм һөнәри активлыгын стимуллаштыру. Әгәр милләтнең үз халкы туган теленә карата битараф икән, аның матур аһәңен ишетми, газизлеген аңламый һәм киләчәген күзаллый белми икән, аны югалту — бик җиңел. Шуңа да туган телебезне саклау, ул — заман таләбе,- дип билгеләп үтте. 

Дәвам итеп

Конкурс Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, «Татарстан халыклары Ассамблеясы» төбәк иҗтимагый оешмасы, Татарстан халыклары Дуслыгы йорты тарафыннан үткәрелә. 
Конкурсның республика этабы 24-25 ноябрьдә Татарстан халыклары Дуслыгы йортында узачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев