Бүләкне ТР Чүпрәле районы башлыгы Марат Гафаров тапшырды.
Бүген, 2023 елның 30 декабрендә, "Чүпрәле" паркында "ТАТМЕДИА" АҖ басмаларына язылу бәйгесендә җиңүчене бүләкләү булды.
Җиңүче булып ТР Чүпрәле районы Шланга авылыннан Вероника Бакирова танылды. Бүләкне аңа ТР Чүпрәле районы башлыгы Марат Гафаров тапшырды.
Вероника Бакирова билгеләп үткәнчә, алар гаиләсендә газета-журналлар укырга яраталар һәм "ТАТМЕДИА" АҖ басмаларына алар һәрдаим рәсмиләштерәләр.
- Конкурста җиңүемне көтмәгән идем, әмма бүләк алу бик күңелле. Оештыручыларга рәхмәт, - диде ул шатлыгы белән уртаклашып.
Хөрмәтле райондашлар! "Туган як" һәм "Таван ен" газеталарына язылыгыз, хәбәрләр укыгыз һәм бүләкләр отыгыз!
Нет комментариев