Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәледә Татарстан Республикасы Профсоюзлар Федерациясе көне узды

Очрашу дустанә, эшлекле шартларда узды, һәркем үзен кызыксындырган сорау биреп, җаваплар ала алды.

Бүген, 2023 елның 22 августында, райондагы балалар иҗаты йортының актлар залында Татарстан Республикасы Профсоюзлар федерациясе көне узды.

Әлеге чара кысаларында Татарстан Республикасы Профсоюзлар федерациясе делегациясе, район хакимияте, район оешма, предприятие җитәкчеләре, профсоюз активы, кадрлар эше, хезмәтне саклау, юридик хезмәт күрсәтү вәкилләре катнашында семинар-киңәшмә узды.

 Профсоюзлар очрашуы Фото Гөлия ФәизоваКиңәшмәне район Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Мөхәммәтҗанов ачты һәм алып барды.

Чара барышында Татарстан Республикасы профсоюзлар Федерациясе эшчәнлегендә актуаль мәсьәләләр, агымдагы һәм перспективалы бурычлар хакында Татарстан Республикасы Профсоюзлар федерациясе рәисе урынбасары Татьяна 
Васильева, Хезмәт законнары өлкәсендәге үзгәрешләр һәм яңалыклар турында федерациясенең хокукый хезмәт инспекторы Гүзәл Мингалиева һәм «Хезмәтне саклау—Профсоюзлар эшендә өстенлекле юнәлеш» темасы буенча баш техник инспектор Ирина Андина чыгышлары тыңланды. Чыгышлар видеофильм һәм презентацияләр белән тулыландырылды.

 Профсоюзлар очрашуы Фото Гөлия ФәизоваОчрашу дустанә, эшлекле шартларда узды, һәркем үзен кызыксындырган сорау биреп, җаваплар ала алды.

Чара ахырында бүләкләр тапшырылды. «Татарстан Республикасының профсоюз хәрәкәте алдындагы казанышлары өчен» күкрәк билгесе белән Чүпрәле муниципаль районы профсоюз оешмаларының координация советы рәисе Радик Баһаутдинов, Мактау грамотасы белән «Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы мәдәният йорты» учреждениесенең иҗади эшләр буенча директор урынбасары Мансур Аймәтов, Рәхмәт хатлары белән — Чүпрәле муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Мөхәммәтҗанов һәм аның икътисади үсеш, финанслар һәм авыл хуҗалыгы җитештерүе буенча урынбасары Илмир Измайлов бүләкләнделәр. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев