Әгәр дә исән булса, аңа 95 яшь тулган булыр иде.
Үзенең тиңдәшсез хезмәт үрнәкләре белән каһарманлык күрсәткән Социалистик Хезмәт Герое, якташыбыз Сергей Егорович Немасевның туган көне уңаеннан район үзәгендәге Геройлар Аллеясында тантаналы митинг үткәрелде. Әгәр дә исән булса, аңа 95 яшь тулган булыр иде.
Герой белем алган Уби урта мәктәбеннән килгән укучылар Сергей Немасовның тормыш юлы һәм эшчәнлеге турында сөйләделәр, бюстына чәчәкләр салдылар.
Район Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Мөхәммәтҗанов Чүпрәле районы халкы да үз батырлары белән хаклы горурлануын белдерде.
—Без һәрвакыт бүгенге якты, уңайлыклы тормышны булдырган шәхесләрне белергә тиешбез. Олуг, мәртәбәле шәхесләр арасында райондашларыбызның да булуы безнең өчен зур горурлык. Үсеп килүче яшь буын да шуларны белсен, тарихыбыз яшәсен иде,- диде чыгышында.
Белешмә
Сергей Егорович Немасов 1928 елның 25 сентябрендә Хорновар — Шигали авылында туган. Сугыш елларында сөяге дә ныгып җитмәгән малай олылар белән иңгә — иң торып колхоз эшләрендә катнашкан, Бөек Җиңүне якынайтуга үзеннән өлеш керткән.
1952 елда Ульяновскидагы очучылар әзерләү мәктәбендә моторист булып эшли һәм бер елдан соң Куйбышев шәһәренә китеп гидроэлектростанция төзелешендә катнаша, краннарда эшләүче комсомол — яшьләр бригадасын җитәкли.
1958 елда төзелештәге югары күрсәткечләре өчен аңа Социалистик Хезмәт герое исеме белән Ленин ордены тапшырыла. Якташыбыз шулай ук хезмәт Кызыл байрагы ордены һәм күп кенә медальләр белән дә бүләкләнә.
2006 елда Братск шәһәрендә фават була һәм Иркутск шәһәрендә җирләнә.
Нет комментариев