Чүпрәледә яшь гражданнарга паспорт тапшырдылар
Көн вакыйгасы

Чүпрәледә яшь гражданнарга паспорт тапшырдылар

Тантана район мәдәният йортында, Ватан Геройлары һәм РФ Конституциясе көненең 30 еллыгы кысаларында узды.

Россия Федерациясе гражданы паспорты Иске Чүпрәле авылыннан Раилә Әхмәдовага, Яңа Чүпрәле авылыннан Ильвина Низамовага, Чуваш Ишлесе авылыннан Матвей Булановка һәм Кече Уби авылыннан Арсений Ирюковка тапшырылды.

14 яшьлек яшүсмерләргә Россия Федерациясе гражданины паспортын Чүпрәле районы башлыгы Марат Гафаров, район прокуроры Олег Гайнетдинов һәм Россия Эчке эшләр министрлыгының Чүпрәле районы буенча бүлек башлыгы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Фәрит Камусин тапшырдылар. 

—Паспорт, ягъни шәхесне раслаучы документ ул—һәр кеше өчен иң мөһим документ булып тора һәм аны йөртү зур җаваплылык сорый. Әлеге документ белән һәр шәхес хокукларга гына түгел, ил алдындагы бурычларны да үз өстенә ала. Сезнең һәрберегезнең бурычы-Россия гражданины исемен намус белән йөртү, туган илне ярату, аның кануннарын хөрмәт итү. Сезнең чын ватанпәрвәр булуыгызны телим. Алга таба узачак тормыш юлыгыз сезнең белән горурланырлык дәрәҗәле булсын, — дип билгеләп үтте район башлыгы Марат Гафаров.

Район прокуроры Олег Гайнетдинов һәм Россия Эчке эшләр министрлыгының Чүпрәле районы буенча бүлек башлыгы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Фәрит Камусин да яшүсмерләрне паспортлар алулары белән котладылар, укуда уңышлар теләделәр, иҗтимагый тормышта актив булырга өндәделәр.

Балалар бу вакыйганың үзләре өчен дә бик дулкынландыргыч булуын яшермәделәр. Аларга теләктәшлек белдерергә килгән әти-әниләре, әбиләре дә дулкынландылар.

—Бүгенге көннән балалар өчен яңа мөмкинлекләр ачыла. Ни генә булмасын, һәрберсе үз карарлары һәм гамәлләре өчен җаваплы булуын телим. Әлбәттә, киләчәкләре бәхетле, уңышлы булсын иде,-диде Раилә Әхмәдованың әбисе. 

Олуг бәйрәмнәргә багышланган кичәдә үзенчәлекле атмосфера хөкем сөрде. Сәхнәдә Ватанга, туган җиргә мәхәббәт турында җырлар яңгырады, милли биюләр башкарылды.


Нет комментариев