Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәледә «Беренчеләр хәрәкәте» автобусы белән яшьләр булып китте

Флешмоб, уеннар, фотосессия — «Беренчеләр хәрәкәте«нең Чүпрәледәге чарасы күңелле мизгелләргә бай булды.

«Беренчеләр хәрәкәте» командасын, шулай ук, чарада катнашучыларны Чүпрәле районы башлыгы Марат Гафаров һәм районда «Беренчеләр хәрәкәте» нең җирле бүлеге җитәкчесе Венера Гарәева сәламләде.

Марат Ринат улы әлеге хәрәкәт идеяләрне, хыялларны тормышка ашыруда ярдәмче булуын ассызыклады.

Моннан тыш, яшьләр спортта, мәдәни өлкәдә, иҗатта да төрле яклап ачыла ала.

«Районда моның өчен барлык шартлар да тудырылган. Кыю булыгыз, актив булыгыз, һәрвакыт хәрәкәттә булыгыз», — диде район башлыгы Марат Гафаров.

Очрашу барышында төрле мәйданчыклар эшләде. Оештыручылар «Беренчеләр хәрәкәте» (Движения превых) проектлары белән таныштырдылар, республикада балалар, яшьләр өчен нинди мөмкинлекләр бар икәне турында сөйләделәр.

— Хәрәкәтнең төп максаты—балаларга һәм яшүсмерләргә үзләрен күрсәтергә, төрле өлкәләрдә уңышларга ирешергә, үз юлларын табарга мөмкинлек бирү. Россия Федерациясендә 12 төрле юнәлеш эшли, Татарстан Республикасында −13. Унөченчесе — Туган тел юнәлеше. Әгәр дә мәктәпләрдә баланы кызыксындырган юнәлеш буенча түгәрәк яки секция булмаса, без аны булдыру юлларын, ярдәм күрсәтү юлларын эзлибез, — дип сөйләде «Беренчеләр хәрәкәте» туры модераторы Әдилә Фәттахова.

Белешмә

«Беренчеләр хәрәкәте» нең маршрут туры 4 сентябрьдә башланды һәм 13 октябренә кадәр дәвам итәчәк. Бу вакыт эчендә бөтен республика буенча 22 меңнән артык бала, яшүсмер һәм яшьләрне колачлау планлаштырыла. Бу — автобусның беренче туры гына түгел. Җәй көне яшьләр командасы балалар лагерьлары буенча 20 тур уздырдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев