Чүпрәледә беренче тапкыр фиджитал-баскетбол ярышлары узды
Көн вакыйгасы

Чүпрәледә беренче тапкыр фиджитал-баскетбол ярышлары узды

Ярышларда 20дән артык команда катнашты.

Фиджитал-баскетбол уенына ачыклык кертеп китсәк, анда командалар башта виртуаль киңлектә, соңыннан исә уенны баскетбол мәйданчыгында дәвам итәләр.

Ярышларны ачу тантанасына район башлыгы Марат Гафаров һәм Татарстан Республикасының «Беренчеләр хәрәкәте» төбәк бүлеге рәисе урынбасары Алла Кондратьева килгән иде.

Район башлыгы бу ярышларның -киләчәк уеннары икәнлеген билгеләп үтте. “Без заман белән бергә атларга тиешбез”, диде.

- Сез бүген беренче тапкыр фиджитал спорты белән танышасыз, ул сезгә ошар дип өметләнәм. Һәм без сезнең белән бергә бу спорт төрен үстерәчәкбез. ”Беренчеләр хәрәкәте” белән сез иң якты хыялларыгызны тормышка ашырырсыз. Уңышлар! - диде Алла Кондратьева.

Фиджитал-баскетболда “Молния” (күппрофильле лицей) командасы җиңүче булды.


Нет комментариев