Чүпрәле районында мәгариф бүлегенә яңа җитәкче билгеләнде
Көн вакыйгасы

Чүпрәле районында мәгариф бүлегенә яңа җитәкче билгеләнде

2023 елның 25 сентябреннән район мәгариф бүлеген Газинур Фиалит улы Халиуллов җитәкләячәк.

«Газинур Фиалит улы Халиулловка мөһим бурыч йөкләнә, — дип таныштырды чарада катнашучыларны Чүпрәле районы Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Мөхәммәтҗанов.—Мәгариф өлкәсе—районыбызның, республикабызының һәм илебезнең социаль мөһим өлешен алып тора. Чөнки нәкъ менә әлеге өлкәдә хезмәт куючылар, сез, илебезнең киләчәген тәрбиялисез. Эшнең куелышына карап, нәтиҗәсе дә билгеле булачак.

Рөстәм Мөхәммәтҗанов яңа җитәкчегә һәм районның барлык педагогик хезмәткәрләренә уңышлар теләде.
12 ел дәвамында Газинур Халиуллов ТР Чүпрәле муниципаль районы Советы Аппаратының гомуми бүлеген җитәкләде. Үзенең хезмәт юлын ул район мәктәпләрендә яшь мөгаллим буларак башлап җибәрә.

«Район мәгариф бүлеген җитәкләү вазифасын миңа йөкләүне югары бәялим. Бу минем өчен зур җаваплылык. Мәгариф өлкәсе — тормышыбызда булган иң кадерле — балалар белән эшләүне үзмаксат итә. Шуңа күрә хезмәттәшләрем белән нәтиҗәле эшләүгә ышаныч белдерәм», — диде Газинур Халиуллов.


Нет комментариев