Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
Көн вакыйгасы

Чүпрәле районы суд залыннан: исерек килеш руль артына утырырга ярамый

Исерек хәлдә транспорт чарасы белән кабат идарә итү Чүпрәле районында яшәүчене җинаять җаваплылыгына тартуга китергән.

Агымдагы елның 19 июлендә Чүпрәле район суды чүпрәлелегә карата хөкем карары чыгарды һәм ул РФ Җинаять кодексының 264.1 маддәсенең 1 өлешендә каралган җинаять кылуда гаепле дип табылды.

2022 елның 23 маенда юл-патруль службасы хезмәткәрләре тарафыннан районның Чуваш Чүпрәлесе авылының Первомайская урамындагы йортларның берсе янында кешеләрне йөртү һәм йөк ташу өчен җиһазландырылган прицеплы мотоблок туктатылган, аның йөртүчесе исә алкогольле эчемлекләр кулланган булган.

Шул ук вакытта машина йөртүченең исерек хәлдә машина йөртүе өчен элегрәк административ җаваплылыкка тартылган булуы да ачыкланган.

Реклама

Суд тикшерүе барышында үткәрелгән автотехник экспертиза буенча, 390 см3 күләмендәге эчке яну двигателе булган Krotof маркалы мотоблок транспорт чарасы булып тора һәм бер осьлы тракторлар категориясенә карый.

Суд район прокуроры позициясе белән килешә һәм И. ны 1 ел да 6 айга транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан мәхрүм итеп, 200 сәгать мәҗбүри эш рәвешендә җәзага хөкем итә.

Хөкем карары әлегә законлы көченә кермәгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев