Көн вакыйгасы

Чүпрәле районы республика архив конкурсларында да җиңү яулады

Тантаналы чара Татарстан Республикасы архив хезмәтенең 108 еллыгына багышланды.

Анда районның Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айрат Җәлалов, Башкарма комитетның архив секторы мөдире Альберт Мөхәрәмов һәм 1 санлы Иске Чүпрәле урта мәктәбе укучысы Ксения Журавлева катнашты.

Конкурс нәтиҗәләре буенча муниципаль районның архив секторы Сертификат белән бүләкләнде.  1 санлы Иске Чүпрәле урта мәктәбе укучысы Ксения Журавлева «Минем шәҗәрә» конкурсында җиңүче исемен яулап, Дипломга лаек булды.


Нет комментариев