Чүпрәле районы муниципаль хезмәткәрләре икенче урынга лаек булдылар
Татарстан Республикасы муниципаль хезмәткәрләре спартакиадасының чираттагы сезон финал ярышлары узды.
Ел дәвамында бөтен республикадан 3 төркемдә 8 спорт төре буенча ярышларда иң яхшы командалар билгеләнде.
Чүпрәле данын әлеге спартакиадада район башлыгы Марат Гафаров җитәкчелегендәге команда составында булган бүлек җитәкчеләре, белгечләр һәм кайбер авыл җирлеге башлыклары яклады.
Ярышларның барлык төр нәтиҗәләре буенча Чүпрәле районы командасы 2 урынны алды.
Котлыйбыз! Уңышлар телибез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев