Чүпрәле районы Иске Кәкерле авыл җирлеге башлыгы Рөстәм Фәткуллин: «Авыл кешеләре белән ямьле»
Көн вакыйгасы

Чүпрәле районы Иске Кәкерле авыл җирлеге башлыгы Рөстәм Фәткуллин: «Авыл кешеләре белән ямьле»

Районыбызның эре авылларыннан саналган, ике авылны берләштергән Иске Кәкерле авыл җирлеге башлыгы Рөстәм Фәткуллин белән әңгәмә

Җирлектә уңган халык яши

Бүгенге көндә безнең яшәеш көне-сәгате белән үзгәреп тора. Әлеге үзгәрешләр заманында авыл җирлекләре ничек яши? Авыл башлыгы белән шушы хакта сөйләшәбез.

—Рөстәм Фатыйхович, Иске Кәкерледә халыкның көнкүрешен яхшырту буенча нинди юнәлешләргә өстенлек бирелә?

Иске Кәкерле Гөлия Фәизова фотосы— Иске Кәкерле авыл җирлегенә Иске Кәкерле һәм Татар Төкесе авыллары керә. Бүгенге көндә җирлектә 458 хуҗалык исәпләнә, 923 кеше теркәлгән. Әлбәттә, үсеш, үзгәрешләр дигәндә, аның өстенлекле юнәлешләре дә бар. Җирлектә элек-электән авыл хуҗалыгы тармагы үсеш алган. Элек елларда биредә ике колхоз гөрләп эшләгән, халык шунда хезмәт куйган. Билгеле, үзгәрешләрдән соң, шәхси хуҗалыклар барлыкка килде. Шәхси хуҗалыкларда бүгенге көндә 400гә якын эре мөгезле терлек исәпләнә, шуның 100дән артыгы савым сыерлар. Без дә крестьян-фермерлык хуҗалыклары, үз продукциясен булдыручы, җитештерүче уңганнар бар. 2017 елдан бирле, мәсәлән, «Раиль Камараев» хуҗалыгы эшли. Хуҗалык сөт һәм ит җитештерү белән шөгыльләнә. 2021 елда ул 4 млн. сумга якын «Агростартап» программасы буенча грант отты. Бүгенге көндә 80 баш эре терлеккә исәпләнгән ферма төзүне төгәлләде. Моннан тыш, Камараевлар 57 га күләмендә пай җирләрен эшкәртә. Шәхси эшмәкәрләрләребездән: Фәргать Камкаев, Ирек Айметов, Гелинә Салахова һ.б. уңышлы гына эшләп торалар. Авылдашыбыз Альфат Зялалтдинов берничә елдан бирле виктория үстереп, сата. Фатих Замалтдинов сулар кертү буенча хезмәт күрсәтә. Илгиз Галиуллов 100 башлап үгез бозаулар асрый, Илхам Шаммасовның теплицасы бар, кыяр, помидор үстерә. Моннан тыш, Иске Кәкерледә мебель ясау цехы булдырылды. Әлеге эшне Ринат Камалов башлап җибәрде.

Иске кәкерле Гөлия Фәизова фотосыБүгенге көндә анда 5 кеше хезмәт итә. Авылдашыбыз Айрат Усмановны инде күпләр белә. Сөт җыюдан эшен башлап, бүгенге көндә алар май-сыр җитештерү цехын булдыруга кадәр барып җиттеләр. Айрат авылда уза торган төрле чараларның төп иганәчесе дә.

Авылда янгын куркынычсызлыгын тәэмин итүдә Казан шәһәрендә яшәүче Азат Мөдәррисовның ярдәме зур булды. Ул авылга янгын сүндерүгә җайлаштырган «Урал» автомашинасы кайтарды, бергәләп "Аерым янгын посты«н булдырдык. Саный китсәң, шундый, туган җирләренә ярдәм итеп торган уңганнарыбыз бик күп. Шул ук вакытта тагын да күбрәк булсын өчен тырышабыз да.

Иске кәкерле Гөлия Фәизова фотосыАвылда тормыш-көнкүреш шартлары яхшыра. Инфраструктураны яңарту өстендә даими эшләр алып барыла. Төзекләндерү, чистарту, юллар салу эшләренә аерым игътибар бирелә. Авыл бит ул кешеләре белән дә ямьле. Авылның киләчәге турында хыялланасың икән, яшьләр белән эшләүне беренче планга куярга кирәк. Яшьләрне спортка җәлеп итү, милли телне, мәдәниятне саклау, сәламәт яшәү рәвешенә, туып үскән җиргә, аның табигатенә, тарихына мәхәббәт, ватанпәрвәрлек хисе тәрбияләү бездә конкрет чаралар аша тормышка ашырыла. Бу уңайдан җирлектән чыккан якташларыбыз да олы ярдәм күрсәтә. 2022 елда чик буе гаскәрләре ветераны Рамиль Асадуллин җитәкчелегендә хәрбиләр монумент урнаштырдылар. Татар Төкесе авылында ел саен Кадыкай Абыз бабай каберлегендә дини җыен үткәрелә. Мәктәптә «Көрәш» секциясе эшли. Мәдәниятчеләребез, китапханәчеләр халкыбыз өчен күңелле яллар оештыра. Мәдәният йорты каршында «Ләйсән» татар фольклор коллективы, «Кәкерле яшьләре» балалар хореография коллективы бар. Өч мәчеттән азан тавышы яңгырый.

Иске кәкерле Гөлия Фәизова фотосы—Авылдашларыгыз ярдәмен санап үттегез дә, җирлек республикада булган программаларда да катнаша торгандыр бит?

— Әлбәттә. Безнең авыл гына мондый әһәмиятле программалардан читтә калмас бит инде! Программа буенча башкарылган эшләр дә бихисап. Соңгы елларда гына полиция йорты сафка басты, спорт мәйданчыгы булдырылды. Татар Төкесендә фельдшер-акушерлык пункты, модульле кибет ачылды, клуб та булыр дип көтелә. 

Агымдагы елда Иске Кәкерле авылы үзәгендә ял паркын төзекләндерү буенча эшләр башлап җибәрдек, бүген инде ул тәмамланды, диярлек. Парк уртасында күл казыттык. Дөресрәге, әлеге күл элек тә булган. Без аны яңарттык кына. Авыл картлары сөйләвенчә, нәкъ шушы күл янына өч бертуган килеп, Иске Кәкерле авылына нигез салганнар. Еллар узу белән ул күл томаланган. Чыннан да бу урын сазлыклы иде, аны чистарткач, суы яңадан чыкты. Күл янындагы урнашкан иске йортның коесын да парк эчендә калдырып, яңарттык. Яңа авыл җирлеге бинасының нигезе дә шушы парк территориясендә булыр дип көтелә. Әлегесен исә музей бинасы итеп үзгәртербез дип торабыз. 

Иске кәкерле Гөлия Фәизова фотосы2021 елда Иске Кәкерле авылына керү юлында «Тургай» урман паркын булдыру эшләрен дә башлап җибәргән идек. 90 гектар җирдә 500 меңгә якын 100 төрле яшь агач үсентеләре утыртылды. Тагын 30 гектарда куаклар утырту планлаштырылган. Әлеге паркны киләчәктә халык өчен ял итү урыны буларак күзаллыйбыз. Шуңа да анда зур күләмле эшләр булачак әле, кайберләре сер булып калсын.
 

—Авыл халкы мондый башлангычларны куәтлиме, ярдәмгә киләме?

—Халкыбыз тырыш, ярдәмчел, бердәм безнең. Мәктәп,  балалар бакчасы, җирлек коллективы, мәдәният, китапханә хезмәткәрләре ярдәм итә, авыл өчен янып-көеп йөрүче кешеләребез, якташларыбыз бар. Авылдашыбыз, «Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы» Ассоциациясенең рәисе Әгъзам Гобәйдуллин барлык эшләребезгә теләктәшлек белдерә. 
Үзарасалым программасы буенча Иске Кәкерле авылында бер кешенең — 750 сум, Татар Төкесе авылында 1000 сум бирүе дә халкыбызның авылның киләчәген кайгыртып яшәве турында сөйли.

—Рөстәм Фатыйхович, Иске Кәкерле авыл җирлеге башлыгы буларак ике генә ел эшләсәгез дә, халыкның инде сезне яратып өлгерүе күренә. Киләчәктә дә нәтиҗәле хезмәт юлы телибез. Әңгәмәгез өчен рәхмәт.

Иске кәкерле Гөлия Фәизова фотосыТарих

Җирлеккә 1665–1667 еллардан мәгълүм (бер версия буенча, Казан ханлыгы чорында нигез салына).
XX йөз башында авылда 25 сәүдә-сәнәгать оешмасы, 4 мәчет, 3 мәдрәсә була. 
1959 елда авыл янында ТАССРның Коммуналь хуҗалык министрлыгы тарафыннан кирпеч заводы төзелә. 1960 еллар уртасында «Татколхозстрой» берләшмәсе карамагына күчерелә. 1971 елга продукция күләме 1 елга 8 миллион кирпеч тәшкил итә. Хакимият биналары, складлар, транспорт ягулыгы станцияләре, ашханә, пекарня төзелә. 
1926 елда авылда башлангыч мәктәп ачыла, 1965 елда урта мәктәп (1988 елда яңа бина төзелә) итеп үзгәртелә.
Авылда балалар бакчасы (1993 елдан, 2007 елда яңа бина төзелә), мәдәният йорты (1969 елдан), китапханә (1926 елдан уку өе, 2003 елдан мәдәният йорты бинасында), фельдшер-акушерлык пункты бар. Бүгенге көндә авылда,"Нурфасыйх«, «Самат», «Миңнулла» мәчетләре эшли. 
 

Иске кәкерле Гөлия Фәизова фотосыКүренекле кешеләр

Э. С. Гобәйдуллин (1953 елда туган) — дәүләт һәм хуҗалык-хакимият эшлеклесе, биология фәннәре кандидаты, авыл хуҗалыгы фәннәре докторы, ТРның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, «ТР Муниципаль берәмлекләр советы» ассоциациясе рәисе (2017 елдан), Дуслык ордены кавалеры;
Э. З. Мәүлетшина (1945 елда туган) — слесарь-җыючы, СССР Дәүләт бүләге лауреаты, " Почёт Билгесе" ордены кавалеры;
Р. З. Таҗетдинов (1961–2017) — музыкант, җырчы, композитор, педагог, ТР халык артисты, ТРның атказанган мәдәният эшлеклесе, профессор;
И. Г. Хәбибуллин (1944 елда туган) — химик, химия фәннәре докторы, профессор, ТРның атказанган фән эшлеклесе, СССРның мактаулы уйлап табучысы;
Ф. Г. Хәлиуллин (1962 елда туган) — фармацевт-химик, фармацевтика фәннәре докторы, профессор;
Ш. А. Хөсәенов (1953 елда туган) — педагог, мәгариф учреждениеләре җитәкчесе, педагогика өлкәсендә философия докторы.


Нет комментариев