Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәле районы башлыгы Марат Гафаров Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары тапшырды

Хезмәтләрен хөрмәтләп

Бүген, 2023 елның 30 октябрендә, эшлекле дүшәмбе вакытында бүләкләү тантанасы  булды. Чүпрәле районы башлыгы Марат Гафаров һөнәри эшчәнлегендә уңышлар яулаганнарга һәм Автомобильчеләр көнен бәйрәм итү уңаеннан Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары тапшырды.

Агросәнәгать комплексы системасында күпьеллык намуслы хезмәте өчен ТР буенча «Россия авыл хуҗалыгы үзәге» федераль дәүләт бюджет учреждениесе филиалының Чүпрәле районы бүлеге Исламетдин Шакирҗан улы Низамов Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.

 Районның иҗтимагый, мәдәни һәм спорт тормышында актив катнашканнары өчен   «Россия пенсионерлары берлеге» гомумроссия иҗтимагый оешмасының җирле бүлекчәсе рәисе Дилүзә Миңнәтулла кызы Азизова  «Россия ветераннары берлеге» гомумроссия иҗтимагый оешмасының җирле бүлекчәсе рәисе Роза Рифкать кызы Насыйбуллина  район башлыгының Мактау Грамоталары белән бүләкләнде.

Автомобиль һәм шәһәр пассажир транспорты хезмәткәрләре көнен бәйрәм итү уңаеннан “Данадис” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте автобусы йөртүчеләре  Шәйхенур Сәмиулла улы  Нуретдинов һәм  Федор Петрович Иванов район башлыгының Рәхмәт Хатлары белән  бүләкләнделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев