Чүпрәле эчке эшләр бүлеге ветераннары һөнәри бәйрәмнәрен билгеләде
Көн вакыйгасы

Чүпрәле эчке эшләр бүлеге ветераннары һөнәри бәйрәмнәрен билгеләде

10 ноябрьдә РФ Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көне билгеләп үтелә.

Бу уңайдан район эчке эшләр бүлегендә тантаналы чара узды, анда ветераннар – бүлекнең элеккеге хезмәткәрләре катнашты. Чарага, шулай ук, Россия Эчке эшләр министрлыгы каршындагы ТР Чүпрәле районы буенча иҗтимагый совет рәисе Рамиль Абдрахманов та чакырылган иде.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Чүпрәле районы буенча бүлеге начальнигы, полиция подполковнигы Марат Хуҗиев, ветераннар советы рәисе һәм отставкадагы милиция майоры Фариз Шакиров бүлек ветераннарын бәйрәм белән тәбрик итеп, хезмәтләре, яшь буынны патриотик рухта тәрбияләүгә керткән зур шәхси өлешләре өчен рәхмәт сүзләрен җиткерделәр.

Чарада Марат Хуҗиев һәм Фариз Шакиров бүлекнең элеккеге хезмәткәрләре Сергей Мосейкин, Герман Дубанов, Илһам Якупов, Дамир Идиятуллов һәм Венера Алимовага “Татарстан Республикасы Эчке эшләр органнары ветераннары советы оешмасы оешуга 35 ел” юбилей медальләрен тапшырдылар. Шулай ук, Венера Алимова Чъпрщле районы башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Моннан тыш, ветераннарга “Россия эчке эшләр министрлыгы  ветераннарының Татарстан иҗтимагый оешмасы” күкрәк билгеләре дә тапшырылды.

Бәйрәм кысаларында ТР Эчке эшләр министрлыгы ветераны, полиция майоры Лилия Хәлиуллова призларына төз ату буенча ярышлар да оештырылды. Ярыш йомгаклары буенча Данир Мердеев – 1нче, Дамир Идиятуллов – 2нче һәм Владимир Шумилов 3 урынга лаек булдылар.

Призлы урыннарны яулаган ветераннарга бүләкләр, Грамоталар тапшырылды, актив җанатарлар да бүләксез калмады.

Төз ату буенча уздырылган әлеге спорт бәйрәме бүлек ветераннары һәм пенсионерлары өчен, чын мәгънәсендә, матур көзге чара буларак хәтерләрендә уелып калды.

Белешмә

Бәйрәм тарихы 1715 елдан башлана. Нәкъ менә шул чакта Петр I Россиядә иҗтимагый тәртип саклау хезмәтен оештыра һәм аны "полиция" дип атый. 1917 елның 10 ноябрендә  РСФСР эчке эшләр Халык комиссариаты карары белән милиция хезмәте оештырыла.

РФ Президентының 2011 елның 13 октябрендә имзаланган Указы нигезендә, бәйрәм "Россия Федерациясе эчке эшләр органнары хезмәткәре көне" дип атала башлады.


Нет комментариев