Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәле район территориясендә җинаятьчелек дәрәҗәсе иң түбән

Россия Эчке эшләр министрлыгының Чүпрәле районы буенча бүлеге 2020 елга йомгак ясады.

Киңәшмә Башкарма комитетның актлар залында узды. Чарада Чүпрәле районы башлыгы Марат Гафаров катнашты.

Киңәшмәдә катнашучылар закончалыкны үтәү, җинаятьчелекне бетерү, террорчылык янауларына, экстремизм күренешләренә каршы тору, наркотиклар куллануны булдырмау мәсьәләләрен карадылар. 2020 елда оператив-хезмәт эшчәнлеге нәтиҗәләре турында Россия Эчке эшләр министрлыгының Чүпрәле районы буенча бүлеге начальнигы Рөстәм Мөхәммәтҗанов сөйләде.

Аның сүзләренә караганда, безнең район территориясендә җинаятьчелек дәрәҗәсе Идел аръягы зонасында иң түбән булып кала бирә - 100 мең кешегә 584,2 җинаятьчелек дәрәҗәсе туры килә. Әмма, узган ел белән чагыштырганда, теркәлгән җинаятьләр саны арткан, алар 126 булган. 2019 елда 93 иде. Ел нәтиҗәләре буенча бүлек җинаятьләрне ачу буенча 3 нче урында тора.

Йомгаклау киңәшмәсендә шулай ук полиция начальнигы урынбасары Ранис Латыйпов, ЮХИДИ бүлеге начальнигы Анатолий Михайлов, ОУУП һәм ПДН начальнигы Радик Хөсәенов, шәхси состав белән эшләү буенча начальник ярдәмчесе Ранис Бәхитов докладлары тыңланды.

Район башлыгы Марат Гафаров чүпрәлеләрнең тормыш куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча полиция хезмәткәрләре башкара торган эшнең мөһимлеген һәм әһәмиятен билгеләп үтте.

 - Көн саен оператив һәм профилактик эш алып бару район территориясендә криминоген вәзгыятьне даими контрольдә тотарга мөмкинлек бирә. Районда бер генә массакүләм чара да сезнең катнашыгыздан башка үтми. Полиция хезмәткәрләренең һөнәри осталыгы киләчәктә дә Чүпрәле районы һәм аның халкы мәнфәгатьләре өчен сыйфатлы, җаваплы эшләргә мөмкинлек бирәчәгенә ышанам, - дип билгеләп үтте ул. Киңәшмәдә агымдагы елга бурычлар да билгеләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев