Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәле комбайнчылары 100әр мең сум акча алачак

200 җиңүчене билгеләде. 

Август аенда Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан «Иң яхшы комбайнчы - 2020» республика конкурсы игълан ителгән иде, ул комбайнчы һөнәренең абруен күтәрү һәм популярлаштыру, уңышны оператив һәм сыйфатлы җыеп алу, шулай ук Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексында урып-җыю техникасы паркын нәтиҗәле куллану максатларында ел саен уздырыла.

Быел Министрлыкның конкурс комиссиясе республикада һәм район дәрәҗәсендә иң күп суктырылган ашлык һәм иң күп чабылган мәйдан күрсәткечләре буенча 200 җиңүчене билгеләде. 

 Алар арасында Чүпрәле районыннан комбайнчылар да бар. Болар - "Низамов А.А." крестьян-фермер хуҗалыгыннан Алмаз Низамов һәм Фәнис Шәйхаттаров һәм "Цильна "ҖЧҖеннән Илгиз Миначев.  Белгечләр 100әр мең сум акча алачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев