Бергә, бердәм булганда һәрнәрсә күңелле
“Игелекле ишегалды” проектын гамәлгә ашыру киләчәктә дә дәвам итәчәк.
“Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районының туган якны өйрәнү музее” МБУ 2019 елдан башлап авыр тормыш хәлендә калган балаларга ярдәм итү фондының “Игелекле ишегалды” муниципаль проектын гамәлгә ашыруга актив кушылды.
Бөтен эш райондагы “Кайгырту” халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең Гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге хезмәткәрләре, 1 нче гомуми белем бирү мәктәбе, тармак технологияләре техникумы, лицей хезмәткәрләре белән элемтәдә торып уздырыла. Бу юнәлештә музей эшенең төп максаты – балаларга патриотик, рухи, әхлакый тәрбия бирү. Үткәрелә торган чаралар, экскурсияләр, уеннар, викториналар безнең төбәкнең күренекле кешеләре, музее, район тарихы белән танышырга ярдәм итә. Музейда һәм аның филиалларында төрле яшьтәге балалар катнашкан чаралар үткәрелде.
8 сентябрьдә, мәсәлән, “Спорт безнең һәрберебездә” дип исемләнгән эстафета уены оештырылган иде. 9 сентябрьдә “Көз минем бакчада” рәсем конкурсы, 11 сентябрьдә спортка багышланган “Сәламәт тәндә – сәламәт рух” конкурс-уены үтте. 12 августта Гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре белән берлектә, ТАССРның 100 еллыгына багышланган, “Без – бергә” дип исемләнгән ата-аналар белән уртак уен-викторина үткәрелде.
“Игелекле ишегалды” проектын гамәлгә ашыру киләчәктә дә дәвам итәчәк.
Гөлназ Бахитова, район туган якны өйрәнү музее директоры.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев