Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

2020 елда ике тапкыр Кояш тотылачак

2020 елда ике тапкыр Кояш тотылачак. Беренчесе Кояшның балдаксыман булып тотылуы 21 июнь көнне булачак. Зур булмаган фазасы безнең районда күренә (күк йөзе болытлы булмаса).

 

Васил Фәхретдинов,   Иске Ишле авылы.

Сәгать 9 лар тирәсендә Ай Кояшның аскы ягын, диск диаметрының биштән берен (0,2 сен) “эләктерә”. Айның күләгәсе Җирдә болай йөри: иң башлап экватордан көньяктарак Африканың Атлантик океан ярларына эләгә һәм төньяк-көнчыгыш юнәлештә хәрәкәтләнеп Африка, Согуд Гарәбстаны, Иран, Пакистан аркылы үтеп Һиндстанның төньягына менеп җитә, акрынлап көньяк-көнчыгышка борыла, Кытайның көньягы буйлап хәрәкәтләнеп Тын океанда, Яңа Гвинея утравыннан төньяк-көнчыгыштарак булган урында җирдән ычкына. Күләгәдән ике яклап киңлеге 7200 километрга җиткән ярым күләгә бара.

Бу Кояш тотылу – 1966 елның 20 май көнне булган Кояш тотылуның өч саростан соң булган кабатлануы ул. Исегезгә төшереп үтәм, бер сарос ул 6585 тәүлек 8 сәгать, яки 18 ел 10 – 11 тәүлек 8 сәгать; өч сарос ул 19756 тәүлек, яки 54 ел 32 – 33 тәүлек 8 сәгать. Бездә яхшы күренгәнлектән бу Кояш тотылуны мин яхшы хәтерлим. Төш чагы җиткәндәрәк, фаза 0,5 тирәсе булды. Мин ул вакытта 12 яшьлек малай идем. Икенчесе, Кояшның тулысынча тотылуы 14 декабрь көнне була һәм ул бездә күренмәячәк. Айның күләгәсе Тын океан, Көньяк Америка, Атлантик океан аркылы үтеп Африканың көньягында җирдән ычкына. 2021 елның 10 июнь көнне кичкә табан булачак Кояш тотылу шулай ук бездә күренәчәк, анысында Ай Кояшның өске ягын каплап үтә, фаза да зуррак була.

Ай тотылуга килгәндә, 2020 елның 10 январь көнне 22 сәгать тирәсендә кечкенә фаза белән өлешчә күләгәле Ай тотылу булачак. Без аны күрә алачакбыз. (Бу Ай тотылуның пары булган Кояш тотылу 2019 елның 26 декабрендә була). 2020 елда бүтән Ай тотылу булмый дисәк тә ярый; кечкенә фаза белән ярым күләгәле Ай тотылулар 5 -6 июнь, 5 июль, 30 ноябрь һәм 30 декабрь көнне була.

2020 елда   планеталар

2020 елның көзендә кызгылт Марс планетасы яңадан Җиргә якынлаша. Минем исәпләүләрдән күренгәнчә, 13 октябрьдә Марсның каршы торышы булып Җир белән Марс арасындагы ераклык 62,7 миллион километр булып кала. Бу ара 2018 елдагы кебек 57,6 миллион километр түгел, әмма барыбер якын. Бу вакытта Марс Балыклар йолдызлыгында була, димәк 2018 елдагы кебек көньякта түбәндә түгел, өстәрәк булачак. Аңа кадәр 4 августта планета үзенең перигелий ноктасы аша үтә. Перигелий – планета орбиталарының Кояшка иң якын ноктасы ул. Шулай итеп сентябрь һәм октябрь айлары Марсны күзәтү өчен уңайлы булачак. Ә хәзергә исә безнең Җир планетасы Марсны куа. 2020 ел – якты Венераны күзәтү өчен дә әйбәт ел булачак. Хәзер, декабрь аенда ул күренә дә башлады инде. Январь аенда көньяк-көнбатышта, февраль-март айларында көнбатышта, апрель-май айларында төньяк-көнбатышта. 3 июнь көнне Венера Җирне “куып тота” – Җир белән Кояш арасыннан үтә. Әмма 2004 һәм 2012 еллардагы кебек Кояш дискы алдыннан үтми, өстәнрәк уза, аннан соң Кояшның уң ягына чыга һәм елның ахырына кадәр иртәнгә табан, иртә белән көнчыгышта күренә. 2020 елда Юпитер һәм Сатурн көньякта, түбәндә Укчы йолдызлыгының көнчыгыш өлешендә күренәләр; аралары якын, уңда яктырагы – Юпитер. Июль аенда икесенең дә каршы торышлары була (13 һәм 20 июль, 2020 ел ахырында 20 елга бер тапкыр була торган вакыйга була: Кояш һәм ике гигант планета – Юпитер белән Сатурн өчәүләп бер туры сызыкта яталар (уртада – Юпитер). Сүз уңаенда әйткәндә, Җир шарының массасы  белән чагыштырганда Юпитерның массасы 318 тапкыр, Сатурнның – 95 тапкыр, Кояшның массасы исә ... 332840 тапкыр артык! Кояш системасының масса үзәге Кояшның эчендә урнашкан, әмма Кояшның үзенең масса үзәге белән туры килми. Әгәр ике гигант  – Юпитер белән Сатурн Кояшның бер ягында  икән, Кояшның масса үзәге дә Кояш системасының масса үзәгеннән капма-каршы якка тайпыла. 2020 елда Уран Кучкар йолдызлыгында, Нептун исә Сукояр һәм Балыклар йолдызлыклары чигендә булачак. Планета Кояштан ераграк булган саен аның орбитасының озынлыгы да арта бара, орбиталь тизлеге кими. Уранның Кояш тирәсендә әйләнү периоды –84 ел, Нептунның–165 ел. Зодиакаль йолдызлыкларның саны–12. Димәк, Уран бер йолдызлыкта уртача 7 ел буе, Нептун исә 14 ел буе хәрәкәтләнә. Меркурийны 2020 елда, Кояш батканнан соң, февральнең беренче яртысында көнбатышта, май ахыры – июнь башында төньяк -көнбатышта эзләп карагыз.

Җирдә дә, күктә дә тынычлык булсын!       

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев