Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

1 нче декабрьгә кадәр чүпрәлеләрдән 2022 ел өчен транспорт һәм җир салымнарын, милеккә салымны түләү сорала

Салымнарны түләр чак

1 нче декабрьгә кадәр физик затларга 2022 ел өчен транспорт һәм җир салымнарын, милеккә салымны түләргә кирәк.

Сентябрь аеннан  халыкка салым түләү кәгазьләре килә башлады. Ә шәхси кабинеттан файдаланучыларга салым кәгазьләре электрон рәвештә киләчәк. Шуңа күрә әлеге сервистан файдаланучыларга үз шәхси кабинетларын тикшерергә кирәк.

Быелдан РФ Дәүләт хезмәтләре порталы аша салым хәбәрен алырга мөмкин. Әлеге хезмәтне тоташтыру өчен берничә баскыч үтәргә кирәк:

- «Госключ» кушымтасын урнаштыру һәм электрон имза сертификаты алу;

- дәүләт хезмәтләренә керергә һәм алдан тутырылган мәгълүматны тикшерергә;

- «Госключ» кушымтасы аша хезмәтне тоташтыруга ризалыгыңны расларга. Шуннан соң хезмәтнең тоташуы турында хәбәр киләчәк.

Шулай ук дәүләт хезмәтләре порталында салымнарны турыдан-туры түләү өчен төймә бар, мондый ысул салымнарны тиз һәм өстәмә комиссиясез түләргә мөмкинлек бирәчәк.

Салымнарны «ФЛ салымнары» мобиль кушымтасы, «Салым түләүченең шәхси кабинеты» аша, Федераль салым хезмәте сайтында «Салымнар һәм пошлиналарны түләү» сервисы ярдәмендә, банкларда һәм почта бүлекчәләрендә түләргә мөмкин.

Түләүченең берничә салым салу объекты булганда, бердәм салым түләүләрен «Салымнар һәм пошлиналар түләү» сервисында nalog.ru сайтында кертергә мөмкин. Шул ук сервиста «Башка кеше өчен түләргә телим» бүлеген сайлап, башка кеше өчен салымнар түләргә мөмкин. Түләүченең һәм түләү башкарылган кешенең исемен, фамилиясен, әтисенең исемен һәм ИННын кертергә кирәк.

РФ Хөкүмәте тарафыннан 2023 елда махсус операциядә катнашучы мобилизацияләнгән гражданнар өчен милек салымнары срогы озайтылды. Һәр төрнең бер объекты өчен физик затларның милкенә салым буенча түләүдән хәрби хезмәткәр статусына ия булган сугышчылар азат ителә.

Салым түләү бурычы өлешчә мобилизация чоры тәмамланганнан яки хәрби хезмәттән азат ителгәннән соң өч айдан соң барлыкка киләчәк. Мобилизацияләнгән затларга салым органнарына мөрәҗәгать итәргә кирәкми, чөнки алар турында мәгълүматлар Россия Оборона министрлыгы һәм салым органнарының ведомствоара мәгълүмати хезмәттәшлеге кысаларында киләчәк.

1 ноябрьгә кадәр салым кәгазьләрен  алмаучылар  салым органнарына, яисә күпфункцияле үзәкләргә мөрәҗәгать итәргә тиешләр.  Салымнарны 2023 елның 1 декабренә кадәр түләргә кирәк.

Белешмә

Салым органнары мәгълүматлары буенча, 2022 елда Чүпрәле районы буенча  физик затларның милкенә салым күләме 36 млн 178 мең сумны тәшкил иткән. Шуларның 21 млн 120 мең  сумын - транспортка салым, 5 млн 153 мең сумы - милеккә салым, 9 млн 905 мең сумы җиргә булган  салым.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев