Махсус хәрби операциядә һәлак булган ике чүпрәлеле «Батырлык» орденына лаек булды
Орден аларның якыннарына тапшырылды.
Чара район Башкарма комитетның утырышлар залында узды. Анда геройларның әниләре, тормыш иптәшләре, балалары, якыннары, хәрби хәрәкәт ветераннары, яшь армиячеләр катнашты.
Район башлыгы Марат Гафаров:
—Сезне юатырлык сүзләр юк. Төзәлмәслек яра. Кайгыгызны уртаклашам. Безнең хәрбиләребез, сезнең улларыгыз, ирләрегез — чын геройлар! Дөньяларыбыз тыныч булсын, балаларыбыз имин үссен, дип алар Ватаныбыз өчен шәһит киттеләр.
Чүпрәле һәм Буа районнары хәрби комиссары Радик Төхфәтуллин:
—Улларыгызның батырлыгын без үсеп килүче буынга һәрвакыт үрнәк итеп куячакбыз. Алар үз бурычларын намус белән үтәделәр. Батырларның даны—мәңгелек!
Андрей Владимирович Степанов Чуваш Шәйморзасы авылында туган. Чарага аның әнисе, тормыш иптәше, ике баласы, бертуганы килгән иде.
—Сагымаган, искә алмаган көнебез юк. Күңел әле дә ышанмый, менә кайтып керер төсле,-ди Андрейның тормыш иптәше Елена.
Ильмас Фәһим улы Хөсәенов —Иске Шәйморза авылы егете. Гаиләдә алар өч бала үсәләр. Әтиләре үлеп, бик иртә ятим калалар. Ильмас махсус хәрби операциягә үз теләге белән китә. Һәрвакыт сөйләшеп, әнисенә хәл-әхвәлен белгертеп тора.
—Язмыштан узмыш юк. Аллаһыдан сабырлык сорыйбыз, улыбызның рухы шат булсын!,-ди әнисе Алсу ханым.
Белешмә
Бүгенге көндә Чүпрәледән 300 дән артык ир-егет махсус хәрби операциядә хезмәт куя. 111 хәрбигә төрле дәрәҗәдәге орден-медальләр тапшырылган. (44енә һәлак булганнан соң).
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев