Махсус хәрби операциядә һәлак булган чүпрәлеләрнең якыннарына «Батырлык» орденнары тапшырылды
Хәрбиләр бүләккә кыюлык һәм батырлык өчен лаек булганнар
Район Башкарма комитеты залында махсус хәрби операция барышында хәрби бурычын үтәгәндә батырларча һәлак булган хәрбиләрнең гаиләләренә һәм туганнарына «Батырлык» орденнарын (үлгәннән соң) тапшыру тантанасы булды.
Россия Федерациясе Президенты В. В. Путин Указы белән Сергей Александрович Копьев, Артем Сергеевич Масленников, Николай Викторович Пришельцев, Николай Васильевич Яруков, Рамил Тәүфикъ улы Яфизов, һәлак булганнан соң, «Батырлык» ордены белән бүләкләнделәр.
Тантанада район башлыгы Марат Гафаров, Буа һәм Чүпрәле районнары хәрби комиссары Радик Төхфәтуллин катнашты.
Сергей Копьевның дәүләт бүләге әнисе Людмила Копьевага, Артем Масленниковның бүләге Артемның апасы Юлия Петрищевага, Николай Пришельцевның бүләге әнисе Галина Пришельцевага, Николай Яруковның ордены абыйсы Владимир Яруковка, Рамил Яфизовның бүләге әтисе Тәуфикъ Яфизовка тапшырылды.
— Без Геройларыбыз белән горурланабыз. Безнең хәтеребез исән чакта алар да яшәячәк. Геройларга мәңгелек дан! — диде Марат Ринатович.
— Ир-ат үз Ватанын якларга тиеш. Алар үз бурычларын намус белән үтәделәр,-диде Радик Төхфәтуллин һәм батырларның әти-әниләренә шундый куркусыз һәм батыр уллар тәрбияләгәннәре өчен рәхмәт белдерде.
Бүләкләү тантанасында, шулай ук, сугыш хәрәкәтләре ветераннары, яшь армиячеләр, оешма хезмәткәрләре катнашты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев