Матак авылыннан Игорь Ермолаев—чын офицер һәм спортчы үрнәге
Илебез горурлыгы-уллары
Матак авылында туып-үскән Игорь максатларына ирешүдә бар тырышлыгын куя. 1997-2008 елларда Матак урта мәктәбендә белем ала, футбол белән мавыга, билбау көрәше секциясендә шөгыльләнә. 2003 елда Ульяновск шәһәрендә узган төбәкара турнирда 2нче урынны яулый, аннан соң, Россиянең спорт мастеры нормативын үти. Моннан тыш, Игорь мәктәп данын яклап, җиңел атлетика, футбол, баскетбол һәм волейбол буенча район ярышларында катнашып, командасына җиңүләр китерә.
Мәктәптән соң ул Ватанны саклаучы һөнәрен сайлый. 2008-2010 елларда Чиләбе югары хәрби автомобиль команда-инженер училищесында белем ала, 2010-2013 елларда Тыл һәм транспорт хәрби академиясендә (Омск шәһәре) укый. Уку дәверендә лейтенант дәрәҗәсенә ирешә. Параллель рәвештә спорт мастеры кандидаты исемен дә ала.
Хәрби хезмәтен Россиянең Төньягында взвод командиры булып башлый. Ермолаевлар гаиләсе—Ватанны саклаучылар династиясе. Игорънең бертуган абыйсы Павел, шулай ук, офицер (өлкән лейтенант) һәм билбау көрәше буенча спорт мастеры.
Игорь Ермолаевның бүләкләре арасында «Сугышчан батырлыклар өчен», II дәрәҗәдәге «Хәрби батырлык өчен», махсус хәрби операциядә катнашучы кебекләре һ.б. бар. Күптән түгел райондашыбыз Суворов медаленә лаек булды.
Игорь һәм Павел Ермолаевлар—педагогик хезмәт ветераны Виталий Мердеевның укучылары. Мөгаллим тәрбияләгән спортчы-шәкертләр бүген күбесе офицер һәм махсус хәрби операциядә катнашалар. Алар арасында Николай Фадеев, Николай Ефрейторов, Дмитрий һәм Николай Шингаревлар, Александр Люнгин, Юрий Воробьев, Сергей Шумилов, Юрий Мидюкин һәм таын бик күпләр бар.
Юрий Воробьев — «Батырлык» ордены, Николай Ефрейторов —"Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен" орден-медаль ияләре. Алар — район, Татарстан, Россия горурлыгы!
Дәвам итеп
Контракт хезмәте – чын ир-егетләр өчен
Татарстанда РФ Саклану министрлыгы белән контракт төзегәндә хәрбиләргә бер тапкыр бирелә торган акча 2,5 миллион сумнан алып түләнә.
Әлеге сумма төбәк, федераль һәм муниципаль түләүләрне бергә кушкач килеп чыга:
Татарстаннан – 2,1 миллион сум;
РФ Саклану министрлыгыннан – 400 мең сум;
ТР муниципалитетлары һәм предприятиеләреннән – 300 мең сумга кадәр.
Хәрбиләрнең махсус операция зонасында аена 210 мең сум акча алуын да искәртергә кирәк.
Бер тапкыр бирелә торган акча Татарстан территориясендә контракт төзүчеләргә түләнә. Башка төбәкләрдә яшәүчеләргә һәм чит ил гражданнарына контракт төзегән вакытта яшәү һәм юл өчен түлиләр. Моңа нибары бер көн вакыт китә, чөнки Казанда узган елдан бирле «Батыр» контракт хезмәтенә кабул итү үзәге эшли.
Анда теләгән һәркемнең документларын рәсмиләштерергә, медицина тикшерүе узарга, хәрби хезмәткә яраклылык категориясен белергә, тиешле барлык ташламалар һәм түләүләрне алырга ярдәм итәләр. Үзәктә боларның барысын да бер тәүлек эчендә эшлиләр. Чит ил гражданнарына һәм аларның гаиләләренә РФ гражданлыгын һәм ИНН алырга булышалар.
Искәртеп узабыз, 2024 елның 6 июленнән республикада контракт төзергә теләүчеләргә финанс ярдәме күрсәтүдә җитди чаралар кертелде. Түләүләр һәм ташламалар хакында тулырак «Батыр» үзәге сайтында һәм «Үзебезнекеләр турында кайгырту» порталында белергә мөмкин.
РФ Кораллы көчләре сафларында контракт буенча хезмәт итү, шулай ук премияләр, ташламалар һәм түләүләр турында heroes-tatarstan.ru сайтында яки 117 телефоны буенча белергә була. Шулай ук Контракт буенча хәрби хезмәткә сайлап алу пунктына (1нче разряд) мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Адресы: Казан, Аэропорт урамы, 1/40; телефоны: (843) 221-44-52. Моннан тыш, 8 800 222 59 00, я булмаса 8 (84375) 2-31-50 телефон номерлары буенча да мөрәҗәгать итәргә була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев