Леонид–чүпрәлеләрнең горурлыгы
Пилотсыз очу аппаратлары гаскәрләре бүгенге көндә хәрби хезмәтнең иң технологик юнәлешләренең берсе санала.
Пилотсыз очу аппаратлары операторы хезмәте игътибарлылык һәм җаваплылык таләп итә. Язмабыз герое пилотсыз очу аппаратлары операторы Леонид Чичеров та махсус хәрби операция зонасында алгы сызыкта хезмәт куя.
Леонид – тумышы белән Матак авылыннан, урта мәктәптә белем ала. Мәктәп укытучылары әйтүенчә, Леонид тыныч, ләкин бик хәрәкәтчән, белемгә омтылучан була. Авылдашлары исә Леонидны ачык, хезмәт сөючәнлеге, ярдәмчел булуы өчен үз итәләр.
Матак урта мәктәбендә укыганда спорт, бигрәк тә җиңел атлетика буенча яхшы нәтиҗәләргә ирешә Леонид. Берничә тапкыр җиңел атлетика буенча безнең район данын Татарстан Республикасы Спартакиадаларында һәм беренчелекләрендә дә яклаган. Леонид әлеге уңышлары өчен физик тәрбия буенча белем бирүче Виталий Мердеевка бик рәхмәтле.
9 нчы сыйныфны тәмамлагач, Леонид укуын Иске Чүпрәле күппрофильле лицейда дәвам итә. Биредә ул химия һәм биология фәннәрен тирәнтен үзләштерә, үзен киләчәктә табиб булуга әзерли, әмма язмыш киләчәкне үзенчә хәл итә...
2020 елда Леонид Ульяновск дәүләт университетының медицина факультетына дәвалау эше белгечлеге буенча укырга керә. Биредә дә аңа уку җиңел бирелә, үз курсында иң яхшы студентлардан санала. 3 нче курстан соң, Россия Кораллы Көчләре сафларына армия хезмәтенә чакырыла. Хезмәтен Приморье өлкәсендәге хәрби частьләрнең берсендә, танк полкында үтә.
Армия хезмәтеннән соң, Леонид янә укуын дәвам итү өчен университетка кайта. Аннан абыйсы Дмитрий үрнәгендә РФ Оборона министрлыгы белән контракт төзи һәм махсус хәрби операция зонасына китә. 2024 елның октябреннән өлкән сержант Леонид Чичеров контрак хезмәтен Донецк Халык Республикасында разведчик буларак башлый. Аның танкист булуын исәпкә алып, беркүпмедән танк частена күчерәләр. Ә ярты елдан соң часть командованиесе, Леонидны пилотсыз очу аппаратлары операторына укырга Мәскәүгә җибәрә.
Леонид Чичеров районыбыздан беренчеләрдән булып әлеге һөнәрне үзләштергән хәрби булып санала. Махсус хәрби операция зонасында күрсәткән батырлыклары өчен ул “Махсус хәрби операциядә катнашучы”, 2нче дәрәҗә “Фидакарьлек өчен”, “Суворов” медальләре белән бүләкләнә. Хәзерге вакытта чираттагы бүләккә – 1нче дәрәҗә “Фидакарьлек өчен” медаленә тәкъдим ителгән.
Леонид – авыл халкы өчен генә түгел, районыбыз өчен дә зур горурлык үрнәге булып тора.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев