Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Безнең Геройлар

Иске Чүпрәледән Фәнис Хәйруллин: «Ир-егет иле, якыннары өчен җаваплы»

Редакциябезнең кунагы—Чүпрәле егете Фәнис Инис улы

Әлеге язма белән «Безнең геройлар» рубрикасын ачып җибәрәбез. Бу рубрикага сез дә махсус хәрби операциядә кыюлык күрсәтеп, төрле бүләкләргә лаек булган райондаш ир-егетләр, якыннарыгыз турында язып җибәрә аласыз.

Без, җурналистлар, аларны күп вакыт район башлыгы Марат Гафаров белән очрашулары вакытында гына күрәбез. Ә бит алар сезнең йөрәгегездә, күбесе, махсус хәрби операция башланган көннән алып, ут эчендә, һәр көнне үлем белән йөзгә-йөз очраша. Языгыз, шалтыратыгыз — үз гомерләрен куркыныч астына куеп ил иминлеген саклаган якыннарыгызны дөнья белсен!

Махсус хәрби операция зонасында җитди яралар алган Фәнис Инис улы Хәйрулин белән дә моңарчы берничә тапкыр күрешергә туры килгән иде. 

Фәнис — Иске Чүпрәле авылы егете. 2014 елда Иске Чүпрәле күппрофильле лицейны тәмамлагач, Россия Кораллы Көчләре сафларына алына. Хәрби хезмәте Мәскәү өлкәсендә уза. Үзен гел яхшы яктан гына күрсәткән райондашыбыз Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан узган Мәскәүдәге парадта катнаша һәм РФ Оборона Министрлыгының беренче бүләген—медален ала.

Армия хезмәтеннән соң Фәнис Мәскәүдә, төзелештә эшли. Егет техниканы бик яхшы белә, аларны оста идарә итә, менә дигән итеп ремонтлый.

Махсус хәрби операция башлангач та ул, районнан беренчеләрдән булып, 2022 елның сентябрь аенда, ил чакырган җиргә китә. 

—Билгеле куркытты. Андагы җимереклекләрнең, халыкның яшәешен күрү—төш кенәдер кебек тоелды. Әмма чынбарлык икәнлеген аңларга, үз-үзеңне кулга алырга кирәк иде. Күпчелек очракта без территорияләрне саклауда булдык. Штурмга чыгарга да күп туры килде. Шуларның берсендә яраландым да инде, минага эләктем. Аяклар, кул шактый зыян күрде.

Гомерем бетмәгән күрәсең, табиблар да бик тырышты, яңадан җыйдылар үземне. Әлегә мин медкомиссия тарафыннан вакытлыча хезмәттән кичектерелдем, ә бүгеннән китәсең, дисәләр, сафта булачакмын,-дип сөйли Фәнис.
Батыр райондашыбыз хәрби тормышның бөтенләй башка төрле булуын да бәян итте. 

-Анда чын дуслык, бер-берең өчен утка-суга керергә әзерсең. Илең, якыннарың өчен чын мәгънәсендә җаваплы икәнлегеңне аңлыйсың,-ди. 

Хәрби бәрелешләрдә күрсәткән батырлыклары өчен Фәнис «Махсус хәрби операциядә катнашучы», II дәрәҗәдәге «Хәрби батырлык» медальләре белән бүләкләнә.

Райондашыбыз сөйгәне Гөлия белән тигез, матур тормыш корды.

Фәнистәй кыю, ышанычлы ир-егетләребез булганда, җиңү дә яуланыр, иртәгәсе көнебез дә имин булыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев