Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
Безнең Геройлар

Илнар — Ил сагында!

Бүгенге героебыз — Зур Чынлы авылы егете Илнар Шиһапов

Ватаныбызны һәм дәүләт мәнфәгатьләрен яклап хәрби операция барышында батырлык күрсәткән якташыбыз күп төрле бүләкләр иясе.

Илнар Наил улы Шиһапов солдат хезмәтен 2017-2018 елларда үтә. 2022 елның август аенда сөйгәне Рәзилә белән никах укыталар алар. Һәм шул ук елны Илнарга, өлешчә мобилизация кысаларында, Ватанны яклау өчен кулына корал алырга туры килә. 

Якташыбызның исеме дә җисеменә туры килеп тора. Илнар—ил батыры, каһарманы дигән сүз. 

Илнар снайперларның укчы ротасында өлкән снайпер буларак хезмәт итә. 2023 елда взвод командиры итеп билгеләнә, ә 2023 елның декабрендә «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» медаль-орденына лаек була. 

2024 елның март аенда аңа лейтенант исеме бирелә. Ләкин шул ук елның апрелендә яралана. Мина кыйпылчыгы әле дә булса тәнендә саклана, үзен сиздереп тора. 

2024 елның маенда якташыбыз Жуков медале белән бүләкләнде. Реабилитациядән соң аны 4 нче танк армиясенә, мотоукчылар полкына билгелиләр, анда ул снайперлар төркеме командиры һәм 1 нче мотоукчылар взводы командиры вазыйфасын башкара. 

Үткән елның август аенда Илнар Россия Федерациясе Оборона министрлыгының «Сугышчан хәрәкәтләрдә катнашучы» медале белән бүләкләнде.

Илнар Шиһаповны туган ягыбызда да хөрмәт итәләр, кыска вакытлы ялларга кайтканда ул һәрвакыт укучылар белән очрашу өчен мәктәпкә килә, район үзәгендә узган чараларда катнаша.

Илнарның әнисе Гөлия ханым турында да язган идек. Өч баласына гомер биреп, олы тормыш юлына аларны ялгызы чыгарган Ана хуҗалыгында күпләп мал асрый, бакча тутырып төрле яшелчә-җимешен үстерә. Соңгы елларда арбуз, кавын үстерүе белән дан тота.

— Улымның шалтыратып, тавышын ишетү—минем өчен иң зур бәхет. Иң мөһиме — илебездә тынычлык, иминлек булсын, махсус хәрби операцияләр тәмамланып, егетләребез җиңү белән туган ягыбызга кайтсын!-ди Гөлия ханым.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев