Чүпрәлеле «II дәрәҗә хәрби батырлыгы өчен» медале белән бүләкләнгән
«Безнең геройлар» рубрикасының бүгенге герое — Чуваш Ишлесе авылыннан Николай Зинкин.
Николай Зинкин бүгенге көндә махсус хәрби операциядә хезмәт итә. Ватаныбыз иминлеген саклау бурычын ул махсус хәрби операция башланганның беренче көннәреннән үк үти.
Николай Владимирович 1978 нче елда туган. Гаиләдә ул бишенче бала булып туа. Үзенең балачагын ул «бәхетле» узды дия алмый. Аңа 2 яшь булганда әнисе вафат була. 16 яшендә исә ул бөтенләй ятим кала, әтисе дә бакыйлыкка күченә.
Шуңа да карамастан Николай үзендә яшәргә көч таба. Мәктәпне тәмамлап, райондагы һөнәри белем бирү училещесына укырга керә. Аннан армия хезмәтен үти. Армия хезмәтеннән соң да, Ульяновск өлкәсе Сенгилей технология техникумында белгечлек үзләштерә. Өйләнә, улы туа, аңа Александр дип исем бирәләр.
—Николай үз сүзендә торучан, һәрвакыт ярдәмгә килүчән, дип характерлый Матак авыл җирлеге башлыгы Владимир Шумилов.— Махсус хәрби операция башлангач та, мин анда булырга тиеш дип, 2022 елда беренчеләрдән булып контракт хезмәте төзеп китте. Ялларга кайта, һәрвакыт сөйләшеп торабыз.
Чыннан да якташыбыз үзен батыр, кыю хәрби буларак үзен күрсәтергә өлгергән. Шуның өчен күпсанлы Мактау Грамоталары белән дә бүләкләгәннәр. Аның күкрәген, шулай ук, «II дәрәҗә хәрби батырлыгы өчен» медале дә бизи.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев