Чүпрәлеле махсус хәрби операциядә катнаша
Райондашыбыз Иске Ишле авылында туып-үскән һәм махсус хәрби операциягә ул үзе теләп, контракт килешүе төзеп китә.
–Без гаиләдә алты ир-бала үстек. Барыбыз да армия хезмәтендә булды. Мин гаиләдә -төпчек бала. Кызганыч, әти дә, әни дә дөньяда юк инде. Ике туганыбыз да бакыйлыкка күченде, - дип сөйли Рәмис.
Райондашыбыз армия хезмәтен Ерак Көнчыгышта Благовещенск шәһәрендә уза. Аңа кадәр ул Казанда сәнгать училищесында белем ала. Әлеге һөнәргә мәхәббәте аңа нәселдән килә.
–Туганнарыбыз арасында да рәсем ясарга яратучылар күп. Мәктәптә бит элек стена газеталары чыгару бар иде. Минем дә рәсемнәрем бик матур килеп чыкканлыктан, әлеге эшне миңа тапшыралар иде.
Аннан авылда, клуб өчен кирәк-яракларны, афишаларны, лозунгларны миннән ясата иделәр. Шулай итеп остара бардым һәм бу миңа киләчәк һөнәремне сайларга да этәргеч булды.
Рәмис Фәткылкадыйр улы 90нчы елларда Казаннан Ульянга кайтып төпләнә, анда Карсун кызы, булачак тормыш иптәше Гөлфия белән таныша, гаилә төзи. Шәһәрдә төпләнеп, үз эшен ача, вахта ысулы белән эшләп йөри башлый.
Махсус хәрби операция башлангач, дусты Альфат белән контракт хезмәте төзергә карар кылалар. Ул да безнең райондашыбыз– Задур авылыннан.
Ике дус бергә илебез иминлеген сакларга 2023 елда китәләр һәм бүгенге көндә дә бер частьтә хезмәт итәләр. Райондашыбыз дүртенче тапкыр инде кыска вакытлы ялга кайткан. Һәр кайтуында туган ягына, туган нигезгә – туганы Рөстәм гаиләсенә кайта, якыннары белән күрешә. Соңгысында ул редакциягә дә килеп китте.
Тормыш иптәше белән алар ике ул тәрбиялиләр. Олы уллары өйләнгән, кечесе - 8 яшендә.
- Бик сагынабыз Рәмисне, улыбыз, аеруча, кайтуын бик көтә,-ди Гөлфия ханым да.
Рәмис Алиуллов батырлыклары өчен күпсанлы бүләкләр иясе. Хәрби бурычларын үтәгәндә күрсәткән фидакарьлеге өчен ул командирларыннан Грамоталар алган, РФ Оборона министрлыгының “Хәрби батырлык өчен” медаленә лаек булган. Шулай ук, аның “Россия Кораллы Көчләре тылына 325 ел” медале дә бар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев