Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
Безнең Геройлар

Чүпрәледән «Раф» кушаматлы якташыбыз махсус хәрби операциядә контракт буенча хезмәт итә

Ил! Ватан! Намус!

Алексей —Яңа Элмәле авылында Альбина Витальевна һәм Сергей Петрович Рафиков гаиләсендә өченче, көтеп алынган ир-бала булып туа.

Мәктәптә бик яхшы билгеләргә укый, информатика, рус теле, технология фәннәрен яратып үзләштерә. Спорт белән шөгыльләнә. Футбол, волейбол, өстәл теннисын үз итә. Балачактан ук, өлкәннәргә игътибарлы, ярдәмчел булып үсә. 
Ульяновск шәһәрендә белгечлек алганда да, көллият данын яклап, төрле спорт чараларында катнаша, призлы урыннар яулый. 

Ватан алдындагы бурычын үтәргә вакыт җиткәч, ул 2020 елның 25 октябрендә 31 нче аерым десант-штурм бригадасында хезмәт итүгә контракт төзи. Казахстанда тынычлык булдыру операциясендә катнашып, медаль белән бүләкләнә.
2022 елда башланган махсус хәрби операциянең беренче көннәреннән үк, шунда китә һәм бүгенгәчә илебез иминлеген саклый.

Алексейның андагы кушаматы—"Раф«.

Махсус хәрби операция дәвамында ул хәрби батырлыклары өчен ул «Махсус хәрби операция катнашучысы», «Батырлык өчен», Суворов, Жуков һәм 2нче дәрәҗә «Кыюлык өчен» медале белән бүләкләнә.
2023 елның августында чираттагы хәрби заданиене үтәгәндә Алексей яралана, беркүмпе госпитальдә дәвалангач, яңадан сафка баса. 

Алексей белән ул кыска вакытлы ялга кайткач очрашкан идек. Аңардан Ватанны саклаучының нинди сыйфатларга ия булырга тиешлеге турында сорадым. Ул—максатчанлык, кыюлык, батырлык, ихтыяр көченә ия булу, диде.
Алексей Сергеевич Рафиков үзе дә нәкъ менә шундый сыйфатларга ия булган якташыбыз. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев