Чүпрәледән Әнис Хәлилов, гап-гади авыл егете — ә чордашлар өчен ул Герой!
Герой булып тумыйлар...
«Безнең геройлар» рубрикасында Иске Чүпрле авылы егете Әнис Наиль улы Хәлилов турында сөйлибез.
— Мин эшләп үскән, гап-гади авыл малае, — ди ул үзе турында.- Мәктәптә укыганда Бөек Ватан сугышы ветераннары белән очрашулар була иде. Без аларны тыңлап үстек, аларны үрнәк иттек. Инде менә бабаларыбыз үрнәгендә илебез иминлеген саклау, якты киләчәк өчен көрәшү безнең җилкәләргә төште.
Әнис Хәлилов белән кыска вакытлы ялга кайткан вакытында очраштык.
Әнис 1979 елгы. Гаиләдә өч ир-бала булып үсәләр алар. Туганнары озын гомерле булмаган, әти-әнисе дә бакыйлыкка иртәрәк күченгән.
Әнис Иске Чүпрәле урта мәктәбенең 9нчы сыйныфын тәмамлагач, 90 номерлы һөнәри учлищеда тракторист-машинист белгечлеге ала.
Ир-егетнең изге бурычы булган Ватан алдындагы хезмәтен 2 ел дәвамында уза. Чечнядагы хәрби конфликтларда катнаша. Аннан яраланып кайта.
Райондагы юл төзү оешмасында 10 еллап эшли Әнис.
2013 елда Зур Чынлы авылы кызы Рәсимә белән гаилә корып җибәрәләр. Бүгенге көндә бала, оныклар үстерәләр.
—Махсус хәрби операция башлангач, Чечняларны узган кеше буларак, СВОга китү теләге тынгылык бирмәде. 2023 елның ноябрь аенда үз теләгем белән контракт төзедем.
Хәрби райондашыбыз үзенең хезмәте турында төгәл, кыска итеп сөйли, алгы сызыктагы авыр мизгелләрне искә төшергәч, карашын читкә бора:
«Иптәшләреңне күз алдында югалту бик авыр», -ди.
Әнис контракт хезмәте башланганнан бирле алгы сызыкта булуын да әйтеп узды.
—Безнең бурыч—торак пунктларны азат итү, халыкны аннан исән-имин чыгару.
Яшәү шартлары хакында сүз кузгаткач, барсы да яхшы булуын әтте.
«Блиндажда яшибез. Буржуйка эшләп тора. Ашарга, эчәргә җитә, -ди. -Эт, мәчетләр дә бар әле», -дип көлә.
Рәсимәсе, декабрист хатыннар кебек, Әнис хезмәт иткән җирдә булып кайткан.
—Бардым. Үз күзләрем белән барысын да күрдем. Дөньялар тизрәк тынычлансын иде. Анда хезмәт итүче ир-егетләребез исән-имин туган якларына кайтсын, дип телим, — ди Рәсимә.
Әнис алгы сызыкта күрсәткән батырлыклары өчен төрле бүләкләргә тәкъдим ителгән. Хәрби хәрәкәтләр ветераны исемен йөртә.
Туган якны сагыну хисенең бик тә көчле булын да әйтә райондашыбыз.
— Бер генә минутка да күңелдән чыкмый. Мөмкинлек булган саен сөйләшергә, элемтәгә чыгарга тырышам. Гаиләмне, улымны бик сагынам, -ди.
Әниснең кыска вакытлы ялга кайтуы да беренче тапкыр гына. Яңа ел бәйрәмнәренә туры килде ул. Бик теләп төрле чараларда катнашты хәрби ир-егет. Балаларны, район халкын бәйрәмнәр белән котлады. Хәрбиләргә күрсәткән ярдәмнәр өчен олы рәхмәтләрен белдерде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев