Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
Безнең Геройлар

Чүпрәледән абыйлы-энеле Евгений белән Дмитрий — махсус хәрби операция хәрбиләре

Ватанпәрвәр Клементьевлар

Егетләр бертуган булсалар, бер үк бурычны башкарсалар да, хәрби операция зонасында бер тпкыр да очраша алмаганнар. Сагынганда телефон аша аралашалар. Әти-әниләре, якыннары турында да онытмыйлар, шалтыраталар икән.

— Ике улымның да элемтәгә чыгуы, аларның хәле тәртиптә булуын белү никадәрле олы бәхет икәнлеген башына төшкәннәр генә беләдер,-ди егетл әрнең әнисе Наталия Клементьева.

Егетләр икесе дә бер көнне—январьның 15ендә, Евгений —2000 елда, ә Дмитрий — 2002 елда дөньяга киләләр. Алешкин-Саплык урта мәктәбенең 9 сыйныфын тәмамлап, берсе районда, икенчесе Канаштагы техникумнарда белем алалар.
Клементьевларның гаиләсе ишле. Шуңа да хезмәт тәрбиясе дә аларның шәхес булып формалашуында зур ролъ уйный. 

Егетләр олы балалар буларак, һәрвакыт әти-әниләренә ярдәмгә киләләр.

Евгений контракт хезмәтен 2023нче елда төзи. Ярты ел пилотсыз очу аппараты операторы блгечлеген үзләштерә. Бүгенге көндә ул Запорожье ягында атом электр станциясен саклауда хезмәт куя.

Дмитрий исә армия хезмәтеннән соң, Мәскәү шәһәрендә эшләп ала. Аннан ул да абыйсы үрнәгендә контракт төзеп, махсус хәрби операциягә китә. Бу хакта якыннары да белми кала.

—Берни әйтмичә китеп барды. Без аны Мәскәүдә эшләп йөри дип торабыз. Луганскида икәнлеген соңыннан гына әйтте. Үкән ел хәрби бурычларның берсен үтәү барышында каты яраланды. Госпитальдә дәваланды. Әлеге хәлләрне искә алган саен, күзләремә яшь тула. Аллаһыма мең рәхмәтлемен, улымның гомерен саклап калды,-ди Наталия.—Улым белән нидер булганлыгын күңелем сизде. «Әни, мин исән!» дип язса иде дип, теләк теләп төннәр чыктым... Бик сагынабыз. Тизрәк дөньялар тынычлансын да, кайтсыннар иде инде...

Клементъевлар чын батырлык, ныклык, ватанпәрвәрлек үрнәге булып торалар. Үз сәламәтлекләрен һәм гомерләрен куркыныч астына куеп, Ватаныбызны саклаучылар хәрби бурычларын фидакарьләрчә үтиләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев