Чүпрәледә хәрби белән очрашу узды
Россия Президенты Владимир Путин 2025 елны Ватанны саклаучылар елы дип игълан итте. Быел, шулай ук, Бөек Җиңүнең 80 еллыгы билгеләп үтелә.
Әлеге вакыйгалар кысаларында Яңа Элмәле урта мәктәбендә укытучылар һәм укучылар, яшьармиячеләр катнашында
Ватанны саклаучылар елын ачуга старт бирелде. Чарада Яңа Элмәле авыл җирлеге башлыгы Роберт Дружков һәм махсус хәрби операциядә катнашучы, шушы мәктәптә, укып белем алган авылдашыбыз Леонид Кашкаров катнашты.
Леонид кыска вакытлы ялга кайтып, үсеп килүче яшьбуын белән Ватанны саклаучыларның батырлыгы һәм каһарманлыгы турындагы фикерләре белән уртаклашты. Бүгенге көндә махсус хәрби операциядә катнашучының көндәлек тормышы турында сөйләде. Леонид исә үзе механик-танк йөртүче вазифасын башкара.
Укучыларның сорауларына да Леонид бик теләп җавап бирде, укучылар җибәргән хатларның рухи ярдәм булуын билгеләп үтте.
—Җылы теләкләр юллап язган хатларыгыз безгә көч бирә. Алдагы көнгә ышанычны ныгыта. Рәхмәт бик зур!- диде.
Очрашу җылы шартларда узды, һәркемдә ил өчен горурлык хисен тагын да ныгытты һәм чын геройларның янәшәдә яшәвен күрсәтте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев