Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
Безнең Геройлар

Чүпрәледә махсус хәрби операциядә һәлак булган каһарманнарга хәтер мемориаллары ачыла

Үткән атнада Иске Кәкерле, Яңа Элмәле, Чепкас-Илмәт, Уби, Городище мәктәпләрендә махсус хәрби операциядә һәлак булган Ринат Салихов, Алексей Аюгин, Наиль Әхмәтов, Николай Сюмма һәм Игорь Эндюковның якты истәлегенә багышланган чаралар узды.

Тантаналарда район Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Мөхәммәтҗанов, район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айрат Җәлалов, “Форпост” оешмасы җитәкчесе Альберт Сөләйманов, "Ватанны саклаучылар" фондының социаль координаторы Фәридә Нуртдинова, авыл җирлекләре башлыклары, яшь армиячеләр,  укучылар, педагоглар катнашты.

 Илебез иминлеге сагында батырларча һәлак булганнарның якты истәлегенә бер минут тынлык игълан ителде, Мемориалларга чәчәкләр куелды.

- Без Ватаныбыз иминлеге бәрабәренә батырларча һәлак булган якташ-геройларыбыз белән горурланабыз. Мәңгелек дан аларга! - диде Рөстәм Искәндәр улы.

Чаралар барышында геройларның укытучылары, туганнары, якыннары да чыгыш ясады. Алар проектны оештыручыларга  рәхмәт белдерделәр.

Геройлар истәлегенә булдырылган мәктәп Мемориалында егетләрнең шәхси әйберләре, алган бүләкләре, фотосурәтләре, армия альбомнары урын алган.

Алар яшәгән өй диварына да Мемориаль такталар беркетелде.

Проект ТР Яшьләр эшләре министрлыгы тарафыннан игълан ителгән “Алар безнең йөрәкләрдә” грантын гамәлгә ашыру кысаларында булдырылган. Аны райондагы "Форпост" оешмасы гамәлгә ашыра.

Ренат Зөфәр улы Салихов 1978 елның 11 декабрендә Иске Кәкерле авылында туа. 1996 елда мәктәпне тәмамлый.  1996 елның декабрендә Ренат Россия Армиясе сафларына алына,  хәрби хәрәкәтләрдә катнаша. Абыйлары Илдар һәм Илгизәр дә кайнар нокталарда хезмәт иткәннәр.

Ренат Зөфәр улы 2000 елда Кече Чынлы авылы кызы Лилия Гайнетдинова белән тормыш кора.

Ренат Зөфәр улы озак вакыт төзелеш өлкәсендә эшләде, хәйриячелек белән шөгыльләнде.

Махсус хәрби операция башлану белән, беренчеләрдән булып, хәрби хәрәкәтләр зонасына мобилизацияләнә. Сержант Ренат Зөфәр улы Салихов 2024 елның 20 октябрендә һәлак була.

Ренат Салихов РФ Оборона министрлыгының “Махсус хәрби операциядә катнашучы” медале, Татарстан Республикасы Рәисе рәхмәтенә лаек булды, һәлак булганнан соң “Батырлык өчен” медале белән бүләкләнде.

Алексей Алексеевич Аюгин 1980 елның 22 январенда туган һәм Яңа Элмәле авылында яшәгән. 1997 елда мәктәпне тәмамлый. 1997-1998 елларда райондагы 90нчы һөнәри училищеда укый.

1998-2000 елларда Түбән Новгородта Россия армиясенең Кораллы Көчләре сафларында хезмәт итә.

Армиядән соң хезмәт юлын туган колхозында башлый.

2024 елның июнендә ул Оброна министрлыгы белән контракт төзи һәм махсус хәрби операция зонасына китә, 2024 елның 1 июлендә хәрби бурычын үтәгәндә һәлак була. Аның позывное "Аю” була. Үлгәннән соң “Батырлык” ордены белән бүләкләнә.

Наиль Сәйдәш улы Әхмәтов 1969 елның 14 июнендә Чепкас-Илмәт авылында туган.

1986 елда урта мәктәпне тәмамлап, Ульяновск шәһәрендә укырга керә. 1987 елдан 1989 елга кадәр Әфганстан Республикасында Хәрби-һава десант гаскәрләре сафларында хезмәт итә. Сугышчы-интернационалист. Бүләкләре: “Рәхмәтле әфган халкыннан сугышчы-интернационалистка”, “Сугышчан казанышлар өчен” һәм Әфганстан Республикасыннан совет гаскәрләрен чыгаруның истәлекле  медальләре.

Армиядә хезмәт иткәннән соң Ульяновск шәһәрендәге “Авиастар” заводында эшли. Аннары туган авылына кайта һәм эшмәкәрлек белән шөгыльләнә башлый. Ул күп кенә игелекле эшләр инициаторы да.  Шуның өчен авыл җирлегеннән Рәхмәт хатлары белән бүләкләнгән.

Махсус хәрби операция зонасына мобилизация башланганнан соң, 2022 елның октябрендә,  контрактка кул куя. “Алга” республика батальонында хезмәт итә. 2023 елның февраль ахырында, батальонны яңарту вакытында, яше җитү сәбәпле хәрби хезмәттән азат ителә. Наиль Сәйдәш улы 2 айдан соң кабат РФ Оборона министрлыгы белән контракт төзи һәм Севастополь шәһәренең 810 бригадасына алына.

2024 елның 11 январенда Херсон өлкәсенең Крыньки авылын штурмлаганда батырларча һәлак була. “Батырлык” ордены белән үлгәннән соң бүләкләнә.

Николай Владимирович Сюмма 1976 елның 2 февралендә Уби авылында, күп балалы гаиләдә, туа.  1 нче сыйныфтан 9 нчы сыйныфка кадәр Уби урта мәктәбендә укый.

Мәктәпне тәмамлагач, тракторчы-машинист таныклыгын ала һәм колхозда эшли.

Николай армия хүезмәтен ракета гаскәрләрендә үтә. Армиядән соң Азнакай районында фермага эшкә урнаша.

2024 елның 6 июнендә оборона министрлыгы белән контракт төзи һәм махсус хәрби операция зонасына китә.

Николай Владимирович 2024 елның 11 августында хәрби бурычын үтәгәндә һәлак була. Аңа “Батырлык” ордены бирелә. Уби авылында җирләнгән.

Игорь Владимирович Эндюков 1979 елның 10 июнендә Городище авылында туган. 1996 елда Городище урта мәктәбен тәмамлый. Армия хезмәтен Камчатка краендагы частьләрнең берсендә үти, “өлкән матрос” була. Һөнәр училищесын тәмамлаганнан соң районда, юл төзү оешмасында  эшли. Шулай ук, озак вакыт Мәскәү шәһәрендә, төзелештә дә хезмәт куйган.

2023 елның ноябрендә Игорь Владимирович махсус хәрбия операциядә катнашу өчен оборона министрлыгы белән контракт төзи.

Ерейтор Игорь Владимирович Эндюков 2023 елның 11 декабрендә, махсус хәрби операциядә хәрби бурычын үтәгәндә һәлак була.

РФ Президенты Указы нигезендә, контракт хезмәтенең гвардия ефрейторы Игорь Владимирович Эндюков, мотоукчылар бүлегенең өлкән атучысы, махсус хәрби операция барышында күрсәткән батырлыгы һәм ныклыгы өчен дәүләт бүләге– “Батырлык” ордены белән бүләкләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев