Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
Безнең Геройлар

Чүпрәле районы мәктәпләрендә каһарманнарга хәтер почмаклары ачыла

Проект Яшьләр эшләре министрлыгы тарафыннан игълан ителгән “Алар безнең йөрәкләрдә” грантын гамәлгә ашыру кысаларында булдырылган.

1 санлы Иске Чүпрәле, Алешкин-Саплык, Түбән Чәке һәм Иске Чокалы мәктәпләрендә  махсус хәрби операциядә һәлак булган Марат Исхаков, Сергей  Горбунов, Андриан  Мышов, Иван Кудряшов, Руслан  Шамитов һәм Ринат  Шәрәповның якты истәлегенә  багышланган чаралар узды.

Тантаналарда район Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Мөхәммәтҗанов, район башлыгы урынбасары Алексей Ярухин, район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айрат Җәлалов, “Форпост” оешмасы җитәкчесе Альберт Сөләйманов, яшь армиячеләр,  укучылар, педагоглар катнашты.

 Илебез иминлеге сагында батырларча һәлак булганнарның якты истәлегенә бер минут тынлык игълан ителде.

- Без Ватаныбызны каһарманнарча саклаучы якташларыбыз белән горурланабыз. Безнең геройларыбызны, егетләребезнең батырлыгын онытырга хакыбыз юк, - диде Рөстәм Искәндәр улы.

Чаралар барышында геройларның туганнары, якыннары да чыгыш ясады. Алар проектны оештыручыларга  рәхмәт белдерделәр.

Геройлар истәлегенә булдырылган мәктәп мемориалында егетләрнең шәхси әйберләре, алган бүләкләре, фотосурәтләре, армия альбомнары урын алган.

Алар яшәгән өй диварына да мемориаль такталар бркктелде.

Проект Яшьләр эшләре министрлыгы тарафыннан игълан ителгән “Алар безнең йөрәкләрдә” грантын гамәлгә ашыру кысаларында булдырылган. Аны райондагы "Форпост" МБУ гамәлгә ашыра.

Марат Азат улы Исхаков 1967 елның 1 апрелендә Яңа Чүпрәле авылында туа.

1974 елда Иске Чүпрәле урта мәктәбенең беренче классына укырга керә. 8 сыйныфны тәмамлап, укуын СПТУ-90 да дәвам итә. 1985-87 елларда Совет Армиясе сафларында хезмәт итә. Армиядән соң районның төрле оешмаларында механизатор булып эшли. Иске Чокалы авылында яшәгән.

2023 елның 31 октябрендә Оборона министрлыгы белән контракт төзи һәм үз теләге белән махсус хәрби операция зонасына китә.

2023 ел ахырында  һәлак була. РФ Президенты Указы белән, һәлак булганнан соң, “Батырлык” ордены белән бүләкләнә.

Андриян Анатольевич Мышов 1982 елның 12 маенда Иске Дуван авылында туа, күп балалы гаиләдә үсә.

1990 елда Андриян Иске Дуван тулы булмаган урта мәктәбенә укырга керә, ә 1999 елда, тугызынчы сыйныфны тәмамлагач, укуын Тәтеш авыл хуҗалыгы техникумында дәвам итә.

2000 елның маеннан Андриян Анатольевич РФ Кораллы Көчләрендә хезмәт итә. 2001 елда контракт төзи һәм махсус билгеләнештәге группаның отделение командиры булып хезмәт итә. Чечен Республикасы территориясендә контртеррористик операциядә катнаша,  “Батырлык өчен” медале белән бүләкләнә. Андриян Анатольевич “Хәрби хәрәкәтләр ветераны” статусына ия. 5 елдан артык РФ Эчке эшләр министрлыгының эчке гаскәрләрендә өзлексез хәрби хезмәт үтә. Запаска киткәннән соң вахта методы белән эшли.

2023 елның 27 ноябрендә ул махсус хәрби операция зонасында хезмәт итү өчен контракт төзи. 2024 елның мартында авыр җәрәхәт ала. Госпитальдә дәваланганнан соң  алгы сызыкка кайта. Андриян Анатольевич Мыщов 2024 елның 11 августында һәлак була. РФ Президенты Указы белән, һәлак булганнан соң, “Батырлык” ордены белән бүләкләнә.

Сергей Геннадьевич Горбунов 1977 елның 7 июлендә Иске Дуван авылында, күп балалы гаиләдә туа.

1984 елда Иске Дуван башлангыч мәктәбенең 1нче сыйныфында укый башлый. 1989-1992 елларда Алешкин-Саплык урта мәктәбендә белем ала. Укуын тәмамлагач, хезмәт эшчәнлеген Калинин исемендәге колхозда башлый.

1995-1997 елларда Свердловск өлкәсендә армия хезмәтен үтә. 2007 елда Оборона министрлыгы белән өч елга контракт төзи. Контракт срогы тулып, запаска киткәннән соң Мәскәү шәһәрендә вахта ысулы белән эшли. 2023 елның 27 ноябрендә Сергей Геннадьевич  хәрби хезмәт узу өчен яңадан контракт төзи. Мотоукчы отделениесендә наводчик булып хезмәт итә. 2024 елның 12 январенда  махсус хәрби операция зонасында  һәлак була. Һәлак булганнан соң “Батырлык” ордены белән бүләкләнә.

Иван Ильич Кудряшов 1993 елның 9 январенда Алешкин-Саплык авылында туган.

2000 елда Уби урта мәктәбенең 1 классына укырга керә, ә 2002 елда Алешкин-Саплык урта мәктәбенә күчә. 2009 елда 9 сыйныфны тәмамлаганнан соң Иван райондагы һөнәри училищега укырга керә.

2011 елдан 2013 елга кадәр Россия Кораллы Көчләре сафларында армия хезмәтен үтә. Аннан соң Мәскәү шәһәрендәге төзелеш оешмаларында эшли.

2022 елның 28 сентябрендә Иван Ильич Украина территориясендә барган махсус хәрби операция зонасында хәрби бурыч үтәргә өлешчә мобилизация кысаларында чакырыла.

2024 елның 28 февралендә яралана.  2024 елның 14 сентябрендә, хәрби бурыч үтәгәндә, һәлак була. РФ Президенты В.В. Путин Указы нигезендә Иван Кудряшов “Батырлык” ордены белән бүләкләнә.

Руслан Радик улы Шамитов 1995 елның 20 январенда Зур Аксу авылында дөньяга килә. Руслан опекун гаиләсендә тәрбияләнә. 9нчы сыйныфка кадәр Түбән Чәке урта мәктәбендә укый. Аннан соң укуын “Чүпрәле тармак технологияләре техникумы”нда дәвам итә, Диплом ала. Россия Армиясе сафларында хезмәт итеп, Мәскәү шәһәрендә вахта ысулы белән эшли. Махсус хәрби операция зонасына Руслан Радик улы Әлмәт шәһәре хәрби комиссариатыннан китә.

2024 елның 1 ноябрендә Руслан Радик улы  һәлак була. “Батырлык” ордены белән үлгәннән соң бүләкләнә.

Ринат Рифкать улы Шәрәпов 1969 елның 12 маенда Иске Чокалы авылында туа.

1976 елда Иске Чокалы урта мәктәбенең 1 классына укырга керә. Мәктәпне тәмамлагач, 1987 елның ноябрендә, Хәрби Көчләр сафына алына. Ринат Рифкать улы районның төрле оешмаларында хезмәт куя.

2023 елның 21 октябрендә Оборона министрлыгы белән контракт төзи һәм үз теләге белән махсус хәрби операция зонасына китә. 

2024 елның 7 октябрендә сержант Ринат Рифкать улы Шәрәпов ДНР территориясендә махсус хәрби операция барышында хәрби бурыч үтәгәндә һәлак була. Күрсәткән батырлыгы һәм фидакарьлеге өчен Ринат Рифкать улы, һәлак булганнан соң, “Батырлык” ордены белән бүләкләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев