Чүпрәле район мәктәпләрендә хәрбиләргә хәтер почмаклары ачылды
Үткән атнада Иске Ишле, Татар Бизнәсе һәм иске Шәйморза мәктәпләрендә махсус хәрби операциядә һәлак булган Әлфис Мердеевның, Айрат Шиһаповның, Владислав Папушкинның, Андрей Степановның һәм Ильмас Хөсәеновның якты истәлегенә багышланган чаралар узды.
Тантаналарда район Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Мөхәммәтҗанов, район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айрат Җәлалов, «Форпост» оешмасы җитәкчесе Альберт Сөләйманов, «Ватанны саклаучылар» фондының социаль координаторы Фәридә Нуртдинова, авыл җирлекләре башлыклары, яшь армиячеләр, укучылар, педагоглар катнашты.
Илебез иминлеге сагында батырларча һәлак булганнарның якты истәлегенә бер минут тынлык игълан ителде, Хәтер мемориалларына чәчәкләр куелды.
— Без Ватаныбыз иминлеге бәрабәренә батырларча һәлак булган якташ-геройларыбыз белән горурланабыз, безнең аларны оны тырга хакыбыз юк. Мәңгелек дан аларга! — диде Рөстәм Искәндәр улы.
Чаралар барышында геройларның укытучылары, туганнары, якыннары да чыгыш ясады. Алар проектны оештыручыларга рәхмәт белдерделәр.
Геройлар истәлегенә булдырылган Хәтер мемориалларында егетләрнең шәхси әйберләре, алган бүләкләре, фотосурәтләре, армия альбомнары урын алган.
Алар яшәгән өй диварларына да Мемориаль такталар беркетелде.
Проект ТР Яшьләр эшләре министрлыгы тарафыннан игълан ителгән «Алар безнең йөрәкләрдә» грантын гамәлгә ашыру кысаларында булдырылган. Аны райондагы «Форпост» оешмасы гамәлгә ашырды.
Әлфис Марат улы Мердеев 2000 елның 10 маенда Иске Ишле авылында туа. 2007 елда Иске Ишле урта мәктәбенең беренче классына кабул ителә.
2016 елда 9 сыйныфны тәмамлагач, Казан тимер юл транспорты техникумына укырга керә.
2020-2021 елларда Россия армиясе сафларында хезмәт иткән.
2021 елда Юдино депосында машинист ярдәмчесе булып эшли башлый.
2024 елның июнендә РФ Оборона министрлыгы белән контракт төзи һәм махсус хәрби операция зонасында хезмәт итә. Махсус хәрби операция барышында Әлфис Марат улы Мердеев хәрби бурычларын үтәгәндә батырларча һәлак була.
2024 елның 2 сентябрендә туган авылында җирләнде. Үлгәннән соң, «Батырлык» ордены белән бүләкләнә.
Айрат Абдуллаҗан улы Шиһапов 1995 елның 22 мартында Татар Бизнәсе авылында күп балалы гаиләдә туа. 2003 елда Татар Бизнәсе мәктәбенең 1 классына укырга керә. 2012 елда мәктәпне тәмамлап, райондагы һөнәри-техник училищега укырга керә. 2015 елда армиягә алына. Хәрби хезмәтне Чита шәһәрендә үтә. Армиядән соң Казанда эретеп ябыштыручы булып эшли башлый.
2022 елда махсус хәрби операция зонасына мобилизацияләнә. 2022 елның 17 декабреннән ул махсус хәрби операция зонасында була. 2024 елның 17 апрелендә Айрат Абдуллаҗан улы Шиһапов махсус хәрби операция барышында хәрби бурычларны үтәгәндә һәлак була. 2024 елның 24 августында туган авылында җирләнде.
РФ Президенты В. В. Путин Указы нигезендә, хәрби бурычын үтәгәндә күрсәткән батырлыгы һәм фидакарьлеге өчен Айрат Абдуллаҗан улы Шиһапов, үлгәннән соң, Батырлык ордены белән бүләкләнде.
Владислав Кимович Папушкин 1967 елның 13 декабрендә туган. Иске Шәйморза урта мәктәбен 1985 елда тәмамлаган. Колхозда тракторчы булып эшләгән. Тәтеш шәһәрендәге ДОСААФ мәктәбендә шоферлыкка укыган. 1986-88 елларда Совет Армиясе сафларында хезмәт итә. Армиядән соң колхозда, 1997 елдан Мәскәүдә вахта методы белән эшли.
5 бала тәрбияләп үстергән. Өлкән улы Александр 2022 елның октябрендә мобилизацияләнгән, махсус хәрби операциядә катнаша.
2024 ел ахырында В. К. Папушкин контракт төзи һәм МХО зонасына китә. БПЛА операторы булып хезмәт итә. 2024 елның 24 апрелендә ЛНР территриясендә хәрби бурычын үтәгәндә һәлак була. 2024 елның 27 июнендә Чуваш Шәйморзасы авылында җирләнде. Үлгәннән соң, Батырлык ордены белән бүләкләнә.
Андрей Владимирович Степанов 1990 елның 1 июлендә Ульяновск өлкәсенең Ульяновск районында, Сухая Долина поселогында туган. 1997 елда Зеленорошино урта гомуми белем бирү мәктәбенә1 класска укырга керә. 1988 елда гаилә хәле буенча Андрей әтисе һәм сеңлесе белән Чуваш Шәйморзасы авылына күчеп килә. 2006 елда Иске Шәйморза урта мәктәбен тәмамлый. Мәктәптән соң Буада эретеп ябыштыручы-монтажчы һөнәрен үзләштерә. 2009 елда армиягә алына. Армия хезмәтен Приморье краенда үтә, өлкән сержант званиесендә демобилизацияләнә. Армиядән соң төзелештә вахта белән эшли.
Андрей Владимирович 2022 елның 25 октябрендә Буа шәһәреннән өлешчә мобилизация кысаларында чакырылган. Махсус хәрби операция барышында хәрби бурычын үтәгәндә һәлак булган.
2024 елның 18 июнендә Чуаш Шәйморзасы авылында җирләнгән. Үлгәннән соң, Батырлык ордены белән бүләкләнә.
Илмас Фәһим улы Хөсәенов 1989 елның 2 июнендә Иске Шәйморза авылында туган. 2007 елда Иске Шәйморза урта мәктәбен тәмамлый.
2008 елда Буа урта һөнәри белем бирү училищесында монтажчы белгечлеген үзләштерә.
2011 елда Казан төзелеш көллиятен тәмамлый. Казанда «Транснефть» җәмгыятендә эшләгән.
2022 елда РФ Оборона министрлыгы белән контракт төзи һәм БПЛА операторы булып хезмәт итә. 2024 елның 28 апрелендә хәрби бурычын үтәгәндә һәлак була. Үлгәннән соң Батырлык ордены белән бүләкләнә.
Рөстәм Рәфәгать улы Шиһапов 1977 елның 16 июнендә Түбән Каракитә авылында туа. Ике айлык чагында әтисе белән кала. Аны әбисе һәм бабасы тәрбияләгән.
1985 елда Рөстәм һәм аның әтисе Саратов өлкәсенә күчеп китәләр. Башлангыч белемне ул Саратов өлкәсендә ала.
Яшүсмер чагында ук Рөстәм эшли башлаган. Совхоз фермасында әтисенә ярдәм иткән.
Татар Бизнәсе авылына кайткач, Рөстәм колхозда эшләвен дәвам итә.
2023 елның сентябрендә, РФ Оборона министрлыгы белән контракт төзи һәм махсус хәрби операция зонасына китә, аның позывное «Карт» була.
2023 елның ноябрендә ул яралана. Госпитальдә дәваланганнан соң Рөстәм алгы сызыкка кайта.
2024 елның 4 маенда Херсон өлкәсендә һәлак була. 2024 елның 3 декабрендә Татар Бизнәсе авылында җирләнде. Батырлык ордены белән үлгәннән соң бүләкләнә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев