Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
Безнең Геройлар

Чүпрәле егете контракт буенча хезмәт итә

Яңа Кәкерле авылыннан Руслан Ринат улы Танага контракт буенча хезмәт итә.

Яңа Кәкерле авылындагы Советлар Союзы Герое Зариф Алимов исемендәге төп мәктәпнең 9 сыйныфын тәмамлаганнан соң Руслан Буадагы һөнәр училищесына укырга керә һәм ташчы һөнәрен үзләштерә. Аннан үзе теләп, Ватан алдындагы изге бурычын үтәү өчен армиягә китә.

Руслан өч балалы гаиләдә беренче бала булып дөньяга килә, аның бер сеңелесе һәм бер энесе бар. Мәктәптә, аннан соң училищеда уку елларында Руслан ныклап спорт белән шөгыльләнә башлый. Шулай итеп ул кече яшьтән үк үзен армия хезмәтенә әзерли. Аеруча, спортның йөгерү төрен үз итә, мәктәптә дә, район буенча да еш кына беренче урыннарны яулый. Тырыш егет Буа училищесында уку елларының каникуллар чорында “Цильна” җәмгыятендә дә хезмәт куярга өлгерә.

Физик яктан нык егет булуын һәм училищеда укуын исәпкә алып, Русланны Мәскәү өлкәсендәге хәрби частьләрнең берсенә билгелиләр. Дисциплиналы, командирларының боерыкларын төгәл үтәгән, белемле егетне часть командованиесе дә тиз арада күреп ала һәм аңа хезмәтен контракт буенча үтәүне тәкъдим итәләр. Әнисенең хәер-фатихасын алганнан соң, Руслан һич икеләнмичә әлеге тәкъдимне кабул итә һәм өч елга контракт хезмәте төзи.

–Руслан 2025 елның май аенда хәрби хезмәтен тәмамлап кайтырга тиеш иде. Үз теләге белән армия хезмәтен дәвам итәргә теләге барлыгын әйткәч, каршы килмәдем. Хәрби хезмәткә контракт төзегәч, ул бер атналык кыска вакытлы ялга кайтып китте,-ди Русланның әнисе Марина.

Райондашыбызның хәрби хезмәте командирлары тарафыннан бары тик яхшы яктан гына бәяләнә, Рәхмәт хаты да җибәргәнәр. Анда әнисенә шундый ул тәрбияләгәне өчен рәхмәт сүзләре язылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев