Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
Безнең Геройлар

Безнең геройлар: хәрби якташыбызны Рөстәм Миңнеханов бүләкләде

Иске Чүпрәле авылы егете Данир Надыр улы Алимов шушы көннәрдә олы бүләккә лаек булды.

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов якташыбызга «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен» орден медален тапшырды. Бүләкне тапшыру Татарстанда Ватанны саклаучылар елының тантаналы ачылышы кысаларында узды.

Данир 1985 елда Иске Чүпрәле авылында Алсу һәм Надыр Алимовлар гаиләсендә, беренче бала булып, дөньяга килә.

1991нче елда 1 санлы Иске Чүпрәле урта мәктәбенең беренче сыйныфына укырга керә. Тырыш укучы, физик яктан яктан көчле булган егет 2002 нче елда 11нче сыйныфны тәмамлагач, Ульяновск шәһәрендә физик культура училищесына укырга китә. Аннан егетнең тормыш юлы армия хезмәте белән бәйләнә.

Армия тормышының асылын үз иңнәрендә татыган Данир 2006 елда контракт хезмәте төзи. 

Хәрби бурычын намус белән, төгәл үтәгән якташыбыз 2008 елда «Химик коралны куркынычсыз саклау һәм юкка чыгару буенча федераль идарә» күкрәк билгесенә лаек була. Аннан соң да күп бүләкләр ала ул.

«Сугышчан батырлыклары өчен» медале, «Казанышлары өчен» аерымлык билгесе, Жуков медале, «Хәрби батырлыклары өчен» II дәрәҗәле медале аның тормышын бизи. 

Данир Алимов — яшь буынга, һәркайсыбызга туган илне ярату, саклауда олы үрнәк. Бүгенге көндә ул махсус хәрби операциядә катнаша һәм анда да батырлык күрсәтә. Рәисебез тарафыннан тапшырылган орден-медаль дә моның дәлиле.

—Хәрби булгач, төрлесен күрергә туры килә. Кукуруз кырында, дүртәүләп, «КамАЗ» кабинасында кышлыгын атналап яшәргә дә туры килде... «Казанышлары өчен» аерымлык билгесен нацистлардан зур күләмле арсеналны яулап алган өчен бирделәр. Аннан соң, егетләргә дә күп ярдәм итәргә туры килде. Сыйныфташым белән гел элемтәдә тордык, бервакыт ул югалды, аны эзләп таптым. Аллаһыга шөкер, күрештек, исән-сау. Изгелек ит тә, суга сал, дигәннәр бит. Якташларга, аларның якыннарына да ярдәм итәргә тырышам. Музейларны хәрби предметлар белән тулыландыру буенча да зур эшләр башкардык. Соңгы бүләкне исә үзебезнең Рәис Рөстәм Миңнеханов кулыннан алуы аеруча, дулкынландыргыч булды,-дип хәбәр итте якташыбыз телефон аша хәбәрләшкәндә. 

—Ике ул тәрбияләп үстердек. Әлбәттә, бер яктан горурлык булса, икенче яктан кулымнан телефоным төшми. Улымның тавышын ишеткәч нинидидер көч барлыкка килә үземдә. Бу хәлләр тизрәк тәмамланып, илебез иминлеге хакына батырлык күрсәтүче егетләребез туган якларына әйләнеп кайтсын иде,-ди Данирның әнисе Алсу ханым.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев