Азат Хәйретдинов — батыр йөрәкле, курку белмәс якташларыбызның берсе
Хәрби хезмәт—сайлаган һөнәре
Яңа Кәкерле авылында, Гөлфия һәм Аделҗан Хәйретдиновлар гаиләсендә туып- үскән егет, урта белемне Иске Чүпрәледә ала. 1996нчы елда бирегә гаиләләре белән күченеп тә киләләр алар.
9нчы сыйныфтан соң, райондагы һөнәри белем бирү учлищесына килә егет. Ватан алдындагы бурычын үтәп, Мәскәү өлкәсендә хезмәт иткән чакта хәрби часть, взвод командирларыннан бик күп Рәхмәт хатлары килә.
«Улыгыз Ватан алдындагы хәрби бурычын үрнәк башкара. Ул үзенең хәрби һәм физик әзерлеген камилләштерү белән бергә, җәмәгать эшләрендә актив булуы, техниканы яхшы белүе белән аерылып тора. Сезнең һәркемгә ярдәмгә килергә әзер булган батыр ил сакчысы үстерә алуыгыз белән горурланырга тулы хокукыгыз бар», дигән юллар була аларның берсендә.
Азат Аделҗан улы Бөек Ватан сугышында катнашкан бабалары үрнәгендә ил сакчысы булуны үзенең гомерлек һөнәре итеп сайлый. 2011 елдан бирле ул хәрби хезмәттә.
Якташыбызның дәүләт бүләкләре дә бик күп. Суворов, «Сугышчан батырлык өчен» медальләренә, II дәрәҗә «Ватан алдында казанышлары өчен» орденының медаленә һ.б. бик күп төрле бүләкләргә лаек булган ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев