Кичә. Бүген. Иртәгә рубрикасы буенча яңалыклар
-
Чүпрәледә быел 22 янгын теркәлде
Үткән елгы көзнең һәм кышның һава шартлары әле дә исебездә. Көчле салкын җил, даими явым-төшем, кинәттән генә туңдырып җибәрү, республикабызның, шул исәптән районның, янгынга каршы тиешле дәрәҗәдә әзерлек күрелмәгән хужалыкларында куркыныч очраклар тууга сәбәпче булды.
-
Малларда тилчә авыруын булдырмау өчен саклану кагыйдәләрен үтәү мәҗбүри
Башкортстанда тилчә котыра. "Агымдагы елның 5 октябрендә биредә Туймазы районының Үрмәкәй, Ермухаметово һәм Кандра авылларындагы малда тилчә авыруы ачыкланды",-дип хәбәр иттеләр безгә ТР буенча "Россельхознадзор" идарәсе белгечләре. Ике республика арасындагы чик контрольга алынган. Машиналар барысы да тикшерелә.
-
Чүпрәледәге 11 юл – транспорт һәлакәтендә 2 кеше һәлак булды
Алкогольле эчемлекләр кулланып, транспорт руле артына утыруның ни дәрәҗәдә куркыныч булуы, аяныч хәлләргә китерүе хакында даими сөйләүгә дә карамастан, кайберәүләр һаман моңа бармак аша карый.
-
Штраф түләмәүче 8 шофер кулга алынган
Агымдагы елның узган чорында юл хәрәкәтләре кагыйдәләрен бозган өчен штрафларын үзвакытында түләмәгән 156 машина йөртүчегә карата Россия Федерациясе Административ хокук бозулар кодексының 20.25 статьясы буенча бөркетмәләр төзелгән.
-
Татарстанда вакытлыча ТНВ каналы эшләмиячәк
Бүген Татарстанда "Татарстан-Яңа гасыр" телеканалы һәм радиоканалы вакытлыча эшләмиячәк.
-
Сугыш чоры хатларыгыз булса, музейга тапшырыгыз
Район крайны өйрәнү музее чүпрәлеләрне "1941-1945 еллардагы сугыш хатлары" чарасында катнашырга чакыра.
-
Авырмыйм дисәң, прививка ясат!
Гадәттә кышка керер алдыннан медицина хезмәткәрләре халык грипп белән авырмасын өчен вакцинация ясыйлар. Быел 9340 райондашыбыз шундый прививка алырга тиеш икән. Әлеге мөһим профилактик чараның барышын ачыклау максатыннан район үзәк хастаханәсенең табиб - эпидемиологы Гүзәлия Маликова түбәндәгеләрне сөйләде.
-
Саф һавада йөрү файдалы
Балаларның саф һавада булуы физик яктан камил үсеше өчен бик кирәк. Саф һавада йөрүләр бала организмын чыныктыруда беренчел һәм мөмкин булган чара.
-
Балалар бакчасында сюжетлы уеннар уйныйбыз
Уен эшчәнлеге - мәктәпкәчә яшьтәге бала үсешендә зур этәргеч. Бакчада балалар өчен уен тирәлеген булдыру - төп шарт булып тора.
-
Иске Шәйморза урта мәктәбендә Габдулла Рәхимкуловны искә алдылар
Һәр якның ил, дөнья күләмендә танылган мәшһүр шәхесләре: галимнәре, театр артистлары, җырчылары була. Алар фани дөньядан киткәч тә безнең күңелләрдә саклана. Мәктәпләрдә балалар белән аларның тормышын һәм иҗатын өйрәнәбез, аларга багышлап төрле чаралар үткәрәбез.
-
“БДБ Халыкара кубогы” ярышларында якташыбыз икенче урында
Сергей Ишмуковның мондый дәрәҗәле ярышларда катнашканы бар иде инде. Арча районының Яңа Кырлай авылында "Ат көне" уңаеннан үткәрелгән ярышларлар да даими катнашып килә. Дөрес, башка елларда призлы урыннар яулый алмаса да, Сергей төшенкелеккә бирелмәде, үз алдына куйган максатына чын спортчыларчыларга гына хас нык характеры нәтиҗәсендә иреште.
-
Эльвира Сафина: “Якташларыма чиксез рәхмәтлемен”
Габдулла Тукай исемендәге филармония залында шагыйрә, галимә, популяр җырлар авторы Эльвира Сафинаның иҗат кичәсе булып узды. Әлеге кичә гади генә дә түгел: Эльвира Сафина үз иҗатын яратучыларга тәүге китабын тәкъдим итте. "Күңелдәге хатлар" исемле әлеге китапның редакторы - Галимҗан Гыйльманов. Җырлары аша исеме шактый ук танылган булса да, бу әле...
-
Ветеран укытучы янында - музейда кунакта
Һәр елны 1 октябрь- өлкәннәр көне, ә 5 октябрь- укытучылар көне билгеләп үтелә. Безнең мәктәптә ике бәйрәмне берләштереп, ветеран укытучыларны тантаналы рәвештә тәбрикләү матур традиция буларак саклана.
-
Чүпрәле кызы Мәскәүдән җиңүләр яулап кайтты
Сентябрь аенда Мәскәү шәһәрендә терәк-хәрәкәт аппараты зыян күрүчеләр арасында академик ишкәк ишү буенча Россия кубогына ярышлар узды. Әлеге ярышларда Татарстан командасы составында районыбыздан Раилә Сатдинова да катнашты һәм 1 урынга лаек булды, Диплом, Кубок, бүләкләргә ия булды.
-
Котырган төлке кешеләр яшәгән торак пунктларга килә
Котыру-үзәк нерв системасын зарарлаучы катлаулы, вируслы, үлем белән тәмамланучы авыру.