Кичә. Бүген. Иртәгә рубрикасы буенча яңалыклар
-
Чүпрәлеләрне административ комиссиягә чакырдылар
Авыл җирендә яшәгән һәр кеше үзенең йорт тирәсен тәртиптә тотарга тырыша. Чисталык беренче чиратта үзебезгә кирәк. Шунлыктан райондашларыбызның күпчелеге чүп-чарны вакытында чыгарып түгә, үләннәрне чаба.
-
Штрафларын түләмәгән 151 чүпрәлелегә бөркетмә төзелгән
ЮХИДИ хезмәткәрләре бурычлы шофёрларның штрафларын түләтү буенча актив эш алып бара, еш кына рейдлар үткәрә.
-
Чүпрәледә иң көчле грссмейстерлар ачыкланды
Районда өлкәннәр көненә багышлап төрле чаралар үткәрү матур традициягә әйләнде. Шул уңайдан Иске Чүпрәленең 1 номерлы урта мәктәбе базасында "Буыннар бәйләнеше" дип аталган шахмат буенча турнир үткәрелде.
-
Татарстан китап нәшрияты директоры иң күп сатылган китапларны атады
Илдар Сәгъдәтшин әйтүенчә, рейтингның беренче урынында - "Зөләйха күзләрен ача" китабы.
-
Әнисен үтерүчене колониягә җибәрделәр
Район суды үзенең чираттагы утырышында Югары Каракитә авылында яшәүче 52 яшьлек Рәшит Мәхмутовның җинаять эшен карады һәм аны Россия Федерациясе Җинаятьләр кодексының 111 маддәсендәге 4 бүлекчәсе буенча алты елга ирегеннән мәхрүм итеп каты режимдагы төзәтү колониясенә җибәрү турында хөкем карары чыгарды.
-
Эльвира Сафина Чүпрәле якташларын иҗат кичәсенә чакыра
Якташыбыз, Иске Чүпрәле авылында туып,үскән шагыйрә, популяр җырлар авторы Эльвира Сафина (Вәлиуллина) 4 октябрьдә Казан шәһәрендә Филормония концертлар залында узачак иҗат кичәсенә чакыра.
-
Якташыбызга дәрәҗәле исем бирелде
Мәдәниятне үстерүгә зур өлеш кертү өчен "Бөтенроссия дәүләт телевидение һәм радио тапшырулары компаниясе" федераль дәүләт унитар предприятиесе филиалы "Татарстан" дәүләт телевидение һәм радио тапшырулары компаниясе" радио тапшырулары хезмәте әдәби-драма, музыка һәм балалар программалары төркеменең тавыш режиссеры Идиятуллин Рамил Илшат улына "Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре" дигән мактаулы исем бирелде. Котлыйбыз!
-
Чүпрәлеле Россия чемпионатында икенче урында
Ирек Мөшәрәпов белән еш очрашабыз. Һәр вакытта да ул үзенең спорттагы уңышлары турында куанып сөйли. Быел гына да ул Россиянең Идел буе регионында үткән биш ярышта катнашкан, шуларның өчесендә төп кубокларга ия булган, калганнарында икенче һәм өченче урыннарны яулаган.
-
Чүпрәле укучылары пенсия турында сөйләштеләр
19 сентябрь - Бердәм пенсия грамоталыгы көне буларак билгеләп үтелә. Аны Россия пенсия фонды оештыра.
-
Мунчәли укулары - 2017 - Видеорепортаж
-
Татарстан китап нәшриятында чыккан китаплар "Лабиринт" интернет-кибетендә сатыла башлады
Илдәге иң зур интернет-кибетләрнең берсе 20гә якын исемдәге китапны сатуга куйган.
-
Чүпрәлеләр "Зур этнографик диктант” язачаклар
Россия күләмендә "Зур этнографик диктант" акциясе 3 ноябрь - Халыклар бердәмлеге көнендә узачак. Татарстан халкы шулай ук әлеге мәдәни-агарту акциясенә кушыла.
-
Яңа Чүпрәле авылы урамнарына асфальт җәйделәр
Юлларны тормыш артериясе диләр. Теләсә кайсы авылга барып чыксаң да, беренче чиратта йортларның һәм юлларның төзеклегенә игътибар итәсең. Юлларны авыл көзгесе дисәң дә, артык булмас. Чөнки нәкъ алар биредә яшәүчеләрнең яшәү дәрәҗәсен билгели сыман.
-
Чүпрәледә район чемпионаты старт алды
Илдә 11 сентябрьне "Аеклар көне" буларак билгеләп үттеләр. Бу уңайдан районда да күп төрле чаралар оештырылды. Ул көнне спортчылар мини - футбол буенча район чемпионатын башлап җибәрделәр.
-
"Татарстан Республикасы хезмәтләре" мобиль кушымтасы татар теленә тәрҗемә ителгән
Бу хакта республиканың Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы хәбәр итә.