Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Кичә. Бүген. Иртәгә

Штраф түләмәүче 8 шофер кулга алынган

Агымдагы елның узган чорында юл хәрәкәтләре кагыйдәләрен бозган өчен штрафларын үзвакытында түләмәгән 156 машина йөртүчегә карата Россия Федерациясе Административ хокук бозулар кодексының 20.25 статьясы буенча бөркетмәләр төзелгән.

Аларның сигезен рәшәткә артына ук утыртканнар, калганнары штраф суммаларын икеләтә арттырып түләгән яисә мәҗбүри эшкә тартылган. Шуны искәртим, Федераль закон нигезендә, штрафны түләү өчен гаепле кешегә 70 көн вакыт бирү карала, аның 10 көне карардан риза булмаган очракта кире карау максатын күздә тота. Әгәр шушы вакыт эчендә штрафка тартылучы моны эшләми икән, аңа карата Россия Федерациясе Административ хокук бозулар кодексының 20.25 нче статьясы нигезендә административ материал төзелә. Гаепле икеләтә күләмдә штрафка тартыла (1 мең сумнан ким түгел) яисә 15 тәүлеккә кадәр кулга алына һәм дә 50 сәгатькә кадәр мәҗбүри эшләргә җәлеп ителә. Хәзер гаепләнүчеләрнең "хәленә" керү максатыннан Хөкүмәт яңа закон да кабул итте. Штрафың белән 20 көн эчендә исәп- хисап ясыйсың икән, ул вакытта штраф суммасының 50 процентын гына түләргә туры килә. Гаепләнүчеләр өчен бу бик отышлы, шуңа да карамастан кайберәүләр үз кесәләренә үзләре зыян сала һәм дәүләт тәкъдим иткән мөмкинлектән файдаланырга ашыкмый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев