Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Кичә. Бүген. Иртәгә

Чүпрәледә быел 22 янгын теркәлде

Үткән елгы көзнең һәм кышның һава шартлары әле дә исебездә. Көчле салкын җил, даими явым-төшем, кинәттән генә туңдырып җибәрү, республикабызның, шул исәптән районның, янгынга каршы тиешле дәрәҗәдә әзерлек күрелмәгән хужалыкларында куркыныч очраклар тууга сәбәпче булды.

Агымдагы елның үткән чорында гына да 22 янгын теркәлде, шуларның берсендә фаҗигале төстә бер кеше янып һәлак булды. Ут белән саксыз эш итү нәтиҗәсендә - 4, мичләрне ягу кагыйдәсен бозу һәм аларны дөрес файдаланмау аркасында - 4 һәм электр жиһазларын эксплуатацияләү кагыйдәләрен үтәмәү сәбәпле 11 хуҗалыкта янгын килеп чыкты. Бер янгын очрагына яшен сәбәпче булды һәм 2 очракта ут төртү нәтиҗәсендә торак зур зыян күрде. Инде мәгълүм булганча, янгыннарның бөтенесе дә диярлек халыкның янгын куркынычсызлыгы таләпләрен тиешенчә үтәмәүләренә бәйле. Күп хуҗалыкларда янгын сүндерү өчен элементар кагыйдәләр дә үтәлми, ул-бу була калган очракта бер мичкә су, ком һәм янгын сүндергеч (огнетушитель) тә юк. Хәзерге вакытта йорт һәм каралты-кура яннарында коелган яфракларны, чүп-чарны күзәтүчесез яндыру һич тә рөхсәт ителми. Шушы сәбәптән торак йортлар, каралты-куралар һәм бакча өйчекләре зыян күрә. Төзелешләрдән ерак аралыкта гына учак кабызу рөхсәт ителә. Янып торган учакны контрольсез калдырмагыз, соңыннан су сибеп сүндерегез! Өйләрдә мичләрнең төзеклеген кабат-кабат тикшерегез, инде әйткәнемчә 2017 елда гына да шушы сәбәптән 22 янгын чыкты. Кайбер кешеләр мичтә һәм төтен чыгу юлларында хасил булган ярыкларны бернигә дә санамый. Ә бу үз чиратында зур бәла - каза китерүгә сәбәп була да инде. Шуны да искәртим, мичтә һәм төтен юлларында ярыклар хасил булмасын өчен мичләр мөстәкыйль фундаментка урнаштырылган булырга тиеш. Һәм стена белән ике арада (мич биеклегендә) һава йөрү өчен аралык булу таләп ителә. Төрле калынлыкта һәм төрле металлдан эшләнгән электр чыбыкларын да файдаланырга ярамый. Төзек булмаган электр приборларын һәм электр счетчикларында "жучок"лар файдаланырга ярамаганлыгын барыбыз да беләбез. Бер үк вакытта бер электр челтәренә берничә прибор тоташтырып чыбыкларга авырлык китермәгез! Электр чыбыкларының бер - берсенә ялгануына, телефон һәм радио чыбыкларына эләгүенә юл куймагыз! Һәр йортта янгын килеп чыгуга сәбәп булган мөмкинлекләрне үзвакытында бетерегез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев