Чүпрәледәге 11 юл – транспорт һәлакәтендә 2 кеше һәлак булды
Алкогольле эчемлекләр кулланып, транспорт руле артына утыруның ни дәрәҗәдә куркыныч булуы, аяныч хәлләргә китерүе хакында даими сөйләүгә дә карамастан, кайберәүләр һаман моңа бармак аша карый.
Закон таләпләренең катгый, штраф суммаларының саллы булуы гына бер хәл, исерек шоферларның ваемсызлыгы нәтиҗәсендә фаҗигаләр дә шактый еш теркәлә. Әйтик быелның үткән чорында исерек шоферлар гаебе белән ике юл фаҗигасе булды, аларда ике кеше төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәте алды һәм бер кеше якты дөнья белән хушлашты. Гомумән алганда, район территориясе юлларында 66 исерек шофер тоткарланды. Аларның дүртесе кабат "эләкте". Билгеле инде, андыйларга карата Россия Федерациясе Җинаятьләр кодексының 264 статьясы нигезендә җинаять эше ачыла һәм суд тарафыннан хөкемгә тартыла. Районда 11 юл - транспорт һәлакәте теркәлде. Аларда 11 кеше зыян күрде һәм 2 кеше һәлак булды. Без, автоинспекция хезмәткәрләре, машина йөртүчеләрнең һәрчак аек һәм автотранспортның төзек булуын телибез. Исереп руль артына утыру җинаятькә тиң инде. Иртәме-соңмы зур фаҗигаләргә, төзәтелмәслек кайгы-хәсрәтләргә китерә. Исерек шофер үзенең генә түгел, ә бәлки юл хәрәкәтендә катнашучы башка бер гаепсез кешеләрнең гомерен, сәламәтлеген куркыныч астына куя. Хәмерле стаканга үрелгәнче шул турыда уйлансагыз иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев