Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Кичә. Бүген. Иртәгә

Ветеран укытучы янында - музейда кунакта

Һәр елны 1 октябрь- өлкәннәр көне, ә 5 октябрь- укытучылар көне билгеләп үтелә. Безнең мәктәптә ике бәйрәмне берләштереп, ветеран укытучыларны тантаналы рәвештә тәбрикләү матур традиция буларак саклана.

Без, 5 нче сыйныф укучылары һәм сыйныф җитәкчебез Флера Яруллина, күп еллар 1 номерлы Иске Чүпрәле урта мәктәбендә тәрбия эшләре урынбасары, рус теле һәм әдәбияты укытып лаеклы ялга чыккан Нәфисә Усманованы бәйрәмнәр белән котларга дип, музейга юл тоттык.

Бу бәйрәм белән музей арасында нинди бәйләнеш бар дисезме?! Бар шул менә. Бүгенгесе көндә безнең Нәфисә Фәттах кызы хезмәт юлын район крайны өйрәнү музеенда дәвам итә.

Безне музей хезмәткәрләре ачык йөз белән каршы алдылар. Нәфисә Фәттах кызы үзенең эш тәҗрибәсе белән уртаклашты, музейга экскурсия оештырды. Районыбызның батырлары, шагыйрьләре, танылган шәхесләре турында безгә күп мәгълүматлар җиткерде. Безнең бу сәяхәтебез бик күңелле һәм эчтәлекле булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев