Котырган төлке кешеләр яшәгән торак пунктларга килә
Котыру-үзәк нерв системасын зарарлаучы катлаулы, вируслы, үлем белән тәмамланучы авыру.
Котыру авыруын гадәттә, авыру хайваннар (эт, мәче, төлке, бүре, күсе) тешләгәндә йоктырырга мөмкин, чир аларның вируслы селәгәйләре аша канга күчә. Моннан тыш, вирус организмга тырналган, сыдырылган яралар аша да керергә мөмкин. Авыру хайваннарның битне, кулларны тешләве аеруча куркыныч.
Авыруны йоктырудан алып беренче билгеләр күренгәнче (инкубацион чор) гадәттә 10 көннән алып ике айга кадәр вакыт үтәргә мөмкин. Инкубация чоры тешләүдән барлыкка килгән яраның кайда булуына да бәйле, ягъни башка якынрак булган саен ул кыскарау була. Авыруның беренче билгеләре кычыту, тешләү урынында авырту рәвешендә барлыкка килә. 1-3 көн үткәч исә башка билгеләр дә, мәсәлән, судан, һавадан, тавыштан, яктылыктан курку кебек билгеләр барлыкка килә. Вакыт үткән саен әлеге билгеләр көчәя бара, авыру сулыш юллары параличыннан үлә.
Татарстан котыру авыруының табигый учагы булып тора. Вирусның төп чыганагы булып кыргый җәнлекләр (төлке, бүре, эт, мәче) тора. Авыру алардан йорт хайваннарына да күчәргә мөмкин.
Хайваннарда котыру авыруы ике төрдә булырга мөмкин. Беренчесе аның тыныч, икенчесе исә ярсулы.
Авыруны йоктырган (ярсулы төре) эт тирә -юньдәгеләргә ташланырга, юлны сайлап тормыйча йөгерегә, юлына очраган предметларны чәйнәргә мөмкин. Тыныч төр вакытында исә эт өйдән качарга, хуҗасына сыенырга, аннан кисәк кенә тешләп алырга мөмкин. Авыру эт борчыла, караңгы почмакка кереп ята, хуҗасына чакырганга чыкмый, күзләре кылыйлана, арт аяклары тыңламый башлый.
Котырган мәче тагын да куркынычрак. Авыру мәче кешенең башына сикерергә, тырнарга, тешләргә мөмкин.
Котырган төлке курку хисен югалта, кешеләр яшәгән торак пунктларга килә, хәтта хуҗалыклардагы сарайларга, йортларга керергә дә курыкмый башлый, кешеләрдән дә курыкмый. Кеше аңа якынлаша башласа, кешегә ташлана.
Котырган бүреләр дә куркыныч, бик агрессивлар, кешеләргә, хайваннарга ташаланалар, муенга, башка күп сандагы тирән яралар ясыйлар.
Авыру йоктырган сыерлар исә азык белән төелгән кыяфәттә булалар (авырлык белән йоталар, курыккан кыяфәттә торалар, яңаклары салынып төшә). Авыру көчәя барган саен сыер кычкыра, ашамый, стенага, кешеләргә, башка терлекләргә ташлана. Авыруны йоктырган кәҗәләрдә, сарыкларда да шундый ук билгеләр күренә.
Котыру авыруына каршы профилактиканың иң үтемле чарасы ул- вакцинация. Маллар ветеринария станциясендә теркәлгән булырга һәм ел саен котыруга каршы вакцинацияләнергә тиешләр. Хуҗасыз этләр һәм мәчеләр исә зур куркыныч тудыралар. Кешене тешләгән эт карантинда торырга тиеш. Әгәр аның авыру булуы ачыкланса, ул юк ителергә тиеш.
Котыруга каршы иң мөһим профилактика чараларының тагын берсе - ул үзвакытында медицина ярдәме сорап хастаханәгә мәрәҗәгать итү һәм поликлиникадагы табиб күрсәтмәләрен төгәл үтәү.
Әгәр сезне эт яисә мәче тешләгән, яисә аның селәгәе эләккән икән, кичекмәстән әлеге урынны сабын белән яхшылап юарга кирәк, антисептик белән эшкәртергә һәм табиб-хирургка мөрәҗәгать итәргә.
Котыру- ул бик куркыныч, дәвалап булмый торган авыру. Әмма иммунизация әлеге чирдән саклый ала. Шуңа да әгәр сез хайваннар ташланудан зыян күрәсез икән, кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итәргә, прививкалардан баш тартмаска кирәк. Антирабик прививкаларны үзвакытында салдырткан очракта гына үз сәламәтлегегезне саклап кала алу мөмкинлеген онытмагыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев