Сугыш чоры хатларыгыз булса, музейга тапшырыгыз
Кичә. Бүген. Иртәгә

Сугыш чоры хатларыгыз булса, музейга тапшырыгыз

Район крайны өйрәнү музее чүпрәлеләрне "1941-1945 еллардагы сугыш хатлары" чарасында катнашырга чакыра.

Бүгенге көндә сугыш чорындагы 50дән артык хатның күчермәсе ТР Милли архивына җибәрелгән. Хатлар электрон рәвештә архив порталында урнашачак.

- Бөек Ватан сугышында катнашучы туганнары истәлеген мәңгеләштерергә теләге булган һәркем бу акциядә катнаша ала. Моның өчен гаиләдә сакланып калган сугыш хатларын музейга тапшырырга, я булмаса интренет аша Gulnaz.Zyabbarova@tatar.ru адресы аша җибәрергә кирәк. Кирәкле мәгълүмәтне 2-24-87 телефоны буенча белергә мөмкин, - ди район крайны өйрәнү музее директоры Гөлназ Җаббарова.

Хатларның күчермәсен җибәргәндә район, авыл исеме, хатның һәм хатны алучының авторы, документның саклану урынын да күрсәтергә кирәк.


Нет комментариев