Чүпрәле районында өеннән чыгып киткән 14 яшьлек яшүсмер табылды
Яшүсмерне эзләүдә катнашучыларга һәм ярдәм күрсәтүчеләргә рәхмәт белдерәбез.
Чүпрәле районында югалган 14 яшьлек яшүсмер табылды. Малай исән-сау.. Бу хакта Россия Эчке эшләр министрлыгының Чүпрәле районы буенча бүлеге хәбәр итә.
Исегезгә төшерәбез, Зур Чынлы авылыннан 2007 елда туган балигъ булмаган Файзов Данис Фәнил улы, 1 март көнне 17.00 сәгатьтә билгесез юнәлештә өйдән чыгып китә һәм кайтмый. Россия Эчке эшләр министрлыгының Чүпрәле районы буенча бүлеге малайны эзләү турында игълан итә.
Яшүсмерне эзләүдә катнашучыларга һәм ярдәм күрсәтүчеләргә рәхмәт белдерәбез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев