Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Әдәби сәхифә

Иске Чүпрәле күппрофильле лицейда яшь язучылар һәм шагыйрьләр бәйгесе узды

9 февральдә Иске Чүпрәле күп профильле лицей базасында "Илһам" яшь язучылар Бөтенроссия конкурсының муниципаль этабы узды.

Бәйгедә укучылар иҗат иткән барлык әсәрләр дә өч яшь категориясе буенча каралды: 5-7 сыйныфлар, 8-9 сыйныфлар һәм 10-11 сыйныфлар укучылары арасында һәм ярыш яшь шагыйрь һәм яшь язучы номинацияләре буенча оештырылган иде.

Бәйге барышында конкурсантлар жюри игътибарына үзләре иҗат иткән татарча әсәрләрен тәкъдим иттеләр. Жюри әгъзалары әсәрләрнең эчтәлегенә дә, тематикасына, башкару алымнарына да, чыгыш ясаучыларның әсәрне ничек тәкъдим итүләренә дә зур игътибар бирделәр. Әлбәттә, яшь башкаручылар үзләренең әсәрләрен башкарганда тематика буенча төрле костюмнар да, музыка да кулландылар. Бәйгедә катнашучыларның барлык чыгышлары ды югары дәрәҗәдә иде.

"Яшь язучы" номинациясе буенча Эльвина Вилданова (Яңа Кәкерле мәктәбе) 1 урынны яулады, Гүзәл Низамова (1 номерлы иске Чүпрәле)-2 урын, Ләйсән Морасова (Түбән чәке) - 3 урын.

"Яшь шагыйрь" номинациясе буенча: 5-7 сыйныфлар арасында Азалия Фәхретдинова (Иске Ишле) - 1 урын, Рената Камусина (1 номерлы Иске Чүпрәле)- 2 урын, Лейла Бахтиева (Марс мәктәбе) - 3 урын; 8-9 сыйныфлар арасында Айгиз Мәхмүтов (Яңа Кәкерле) - 1 урын, Эльмира Бдиева (Түбән Чәке) 2 урын, Резеда Садыйкова (Түбән Чәке) - 3 урын; 10-11 сыйныфлар арасында Айсылу Сиразева (1 номерлы Иске Чүпрәле) - 1 урын, Айгөл Әзмуханова (Иске Кәкерле) - 2 урын, Гөлназ Шәрәфетдинова (Иске Ишле) һәм Динә Миначетдинова (1 номерлы иске Чүпрәле) 3 урыннарны яуладылар.

1, 2, 3 урыннарны яулаган укучылар I, II, III дәрәҗә Дипломнар белән бүләкләнделәр.

Айназ Вилдановка (Иске Ишле), Алмаз Камаловка (Алешкин-Саплык), Лиана Садеевага (Алешкин-Саплык), Дилә Закировага (Яңа Кәкерле), Камилә Ахметшинага (1 номерлы Иске Чүпрәле), Дилә Сөләймановага, Лилия Латыйповага, Лилия Хәйруллинага (Марс) бәйгедә актив катнашканнары өчен сертификатлар тапшырылды.

Бәйгедә призлы урыннар яулаган укучылар исә "Илһам" яшь язучылар Бөтенроссия конкурсының зона этабында безнең район яклаячаклар. Уңышлар телисе килә аларга.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев