Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Әдәби сәхифә

Иске Шәйморза урта мәктәбендә Ринат Тазетдиновның иҗатына багышланган конференция үтте

12 февральдә Иске Шәйморза урта гомуми белем бирү мәктәбендә РСФСРның һәм ТАССРның халык артисты, Г.Тукай премиясе лауреаты Ринат Тазетдиновның иҗатына багышланган регионара фәнни-эзләнү конференция үтте.

Конференция эшендә район, Ульяновск өлкәсе һәм Чувашия Республикасы мәктәпләреннән татар теле һәм әдәбияты укытучылары һәм үзләренең фәнни эшләре белән аларның укучылары катнашты.

Конференция үзенең эшен актлар залында башлап җибәрде. Биредә Ринат Таҗетдиновның иҗатына багышланган күргәзмә оештырылган иде.Кунаклар игътибарына төрле спектакльләрдән өзекләр тәкъдим ителде. Аннан соң конференция эшен өч секциягә бүленеп дәвам итте. Секцияләрдә укучылар үзләренең фәнни-гамәли эшләре белән чыгыш ясадылар.

Беренче секциядә "20 гасырда татар театры үсеше" номинациясе буенча 7 укучының чыгышы тыңланды. Биредә 1 номерлы Иске Чүпрәле мәктәбеннән Илсөяр Айнетдинова 1 урынны яулады (фәнни җитәкчесе З.Таҗетдинова), Илнар Насыйров (Ульяновск өлкәсе, җитәкчесе М.Насыйрова) - 2 урын, Алинә Ханбикова (Иске Шәйморза мәктәбе, җитәкчсесе З.Арсланова) - 3 урын.

Икенче секциядә "Ринат Таҗетдиновның тормыш баскычлары" номинациясе буенча Эльвина Хәлиуллова (Кече Чынлы мәктәбе, җитәкчесе М.Халитова) 1 урынны яулады, Ильмира Әбдракипова (Иске Шәйморза, җитәкчесе И.Мохитова) - 2 урын, Альмира Садретдинова (Татар Бизнәсе, җитәкчесе Р.Камалова) - 3 урын.

Өченче секциядә "Ринат Таҗетдинов - сәхнәдә" номинациясе буенча Раил Халитов (Кече Чынлы, җитәкчесе Э.Низамова) 1 урынны яулады, Алсу Азизова (Иске Чүпрәле күп профильле лицей, җитәкчесе Г.Мәүлиханова) - 2 урын, Айгиз Мәхмүтов (Яңа Кәкерле, җитәкчесе Г.Вилданова) - 3 урын.

Рәсемнәр һәм иллюстрацияләр буенча Алия Сәлахова (Иске Шәйморза) - 1 урын, Алинә Фәхретдинова (Татар Шатрашаны) - 2 урын, Зилә Таҗетдинова (1 номерлы Иске Чүпрәле урта мәктәбе) 3 урын яулады.

Призлы урыннарны яулаган укучылар Дипломнар һәм фәнни-гамәли конференция эшендә актив катнашкан укучылар сертификатлар белән бүләкләнделәр.

Рйон мәгариф бүлеге җитәкчесе урынбасары Эльвира Җамалтдинова һәм район мәгариф бүлегенең милли белем бирү буенча методисты Алсу Тумакова фестивальгә йомгак ясап, укытучыларга һәм укучыларга киләчәктә дә уңышлар теләделәр.

ФОТОРЕПОРТАЖ Литературно-творческий фестиваль, посвященный 80-летию Рината Тазетдинова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев