Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Әдәби сәхифә

Чүпрәленең XXI гасыр кулибиннары

20 апрельдә КФУның Лобачевский исемендәге IT лицее базасында "21 гасыр кулибиннары" дип исемләнгән яшь уйлап табучылар олимпиадасының финалы үтте.

Әлеге бәйгенең йомгаклау этабына районыбыз мәктәпләреннән ике сәләтле укучы узды. Беренче номерлы Иске Чүпрәле урта гомуми белем бирү мәктәбеннән өченче сыйныф укучылары Данияр Таҗетдинов белән Динар Яфизов, үзләре уйлап тапкан проектны яклап, Республика күләмендә икенче урынны яуладылар. Алар Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының дипломы, Республика уйлап табучылар җәмгыятенең медале белән бүләкләнделәр. Аларны олимпиадага әзерләгән физика һәм технология укытучысы Шамил Хасиятуллович Таҗетдинов мәгариф һәм фән министрлыгының мактау грамотасына лаек булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: XXI гасыр кулибиннары