Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Әдәби сәхифә

Чүпрәленең гүзәл затларына!

Ачык йөзле гүзәл хатын-кыздай, Йөзә күктә кояш елмаеп. Нурларының тоеп рәхәтлеген, Чәчәк ата күңел уянып. Язның тәүге чәчкәсе шикелле, Хис-уйларга төреп һәммәбез. Гүзәл затлар сезнең бәйрәмегез, Үтә түргә күркәм ямьләнеп. Бәйрәм уңаеннан ак теләкләр, Яусын юлыгызга сибелеп. Бәяләнеп изге эшләрегез, Яшәгез сез күреп игелек. Җир йөзенең тере чәчәкләре, Яшәешнең гүзәл...

Ачык йөзле гүзәл хатын-кыздай,

Йөзә күктә кояш елмаеп.

Нурларының тоеп рәхәтлеген,

Чәчәк ата күңел уянып.

Язның тәүге чәчкәсе шикелле,

Хис-уйларга төреп һәммәбез.

Гүзәл затлар сезнең бәйрәмегез,

Үтә түргә күркәм ямьләнеп.

Бәйрәм уңаеннан ак теләкләр,

Яусын юлыгызга сибелеп.

Бәяләнеп изге эшләрегез,

Яшәгез сез күреп игелек.

Җир йөзенең тере чәчәкләре,

Яшәешнең гүзәл затлары.

Кысып тотып тормыш дилбегәсен,

Куалыйсыз гомер атларын.

Бәйрәмегез белән гүзәл затлар,

Рәхмәтләрнең сезгә юк чиге.

Дус-туганның җылы игътибары,

Җаннарыгыз бизәсен иде.

Бәхет кошы кунып иңегезгә,

Шатлык мизгелләре таратсын.

Бала-онык,сөйгән ярларыгыз,

Якын күреп сөеп яратсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев